Яр Чаллыда хәрбиләрне бүләкләделәр
Якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көне хөрмәтенә «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәр халкы өчен тантаналы концерт узды.
Якынлашып килгән Ватанны яклаучылар көне хөрмәтенә «Энергетик» мәдәният сараенда шәһәр халкы өчен тантаналы концерт узды.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез диярлек, иртән һәм көндез бераз кар, урыны белән буран. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с кадәр җитә.
Бу ялларда, 21 һәм 22 февральдә, шәһәр ипподромы иң көтелгән вакыйгаларының берсе өчен автоспорт мәйданчыгына әвереләчәк. Шәһәребездә Татарстан Республикасы халык артисты Салават Фәтхетдинов кубогына 30 нчы автомобиль трегы узышлары узачак. Ярышлар Россия чемпионаты этабы статусында узачак.
Үсеп килүче буынга махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Карюков та мөрәҗәгать итте. Ул традицион кыйммәтләрне һәм милли мәнфәгатьләрне яклауның әһәмиятен искәртте. Бәйрәмнең тарихы һәм аның тирән мәгънәсе белән тантанада катнашучыларны автокаланың Комсомол районы һәм Татарстанның Тукай районы хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Барий Мингазов , шулай ук Шәһәр Советы депутаты Сергей Хлебников таныштырды.
2026 елның 22 февралендә балалар һәм яшьләр театр коллективларының VII округ фестивале — «Театральное Приволжье» (2025–2026 еллар) кысаларында иң яхшы афиша яки плакат эшләнмәсе конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында, 62 нче «Весняночка» балалар бакчасында бәйрәм хәйрия ярминкәсе — «Игелек ярминкәсе» узды. Әти-әниләрне һәм хезмәткәрләрне өйдә пешерелгән камыр ризыклары, татлы ризыклар, уенчыклар, канцелярия товарлары, китаплар һәм кул эшләнмәләре белән уртаклашырга чакырдылар.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Автозавод районы халкы өчен «КАМАЗ» мәдәният сараенда бәйрәм концерты үткәрелде.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 4-9 м/с.
Дәүләт Думасы «РФдә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында канун кабул итте, ул гаилә студентларының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.Законда балалы яки никахлашкан студентларның тулай торакта аерым торак урын алуга өстенлекле хокукы беркетелгән. Югары уку йортында укучының гаиләсе аның белән бергә яши алачак. Шулай ук белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешманың гаилә студентлары өчен каралган торак урыннар саны турындагы белешмәләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү бурычы да язылган.
Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта күп балалы ата-аналарга өстәмә ярдәм күрсәтергә һәм керемнәре зур булмаган гаиләләр өчен бердәм пособие алу хокукын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк закон кабул итте. РФ Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең «Эшмәкәрлек» федераль проекты координаторы Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Күп балалы гаиләләрнең керемнәре аз гына арту сәбәпле, бала табу һәм тәрбияләү белән бәйле рәвештә ай саен пособие алу мөмкинлеген югалтуы дөрес түгел. Бу проблема Россия Президентының туры линиясе барышында да күтәрелде, һәм Владимир Путин кануннарга тиешле үзгәрешләр кертергә кушты. Хәзер күп балалы гаиләләргә айлык пособие, җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артып, ләкин 10 проценттан артмаса, сакланачак». Хөкүмәт бәяләвенчә, бу карар 230 меңнән артык бала тәрбияләүче гаиләләргә түләү белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта, пособие алу өчен Россия гражданины булырга һәм биредә кимендә 5 ел яшәргә кирәк дигән таләп кертелә. Закон 2026 ел башыннан әлеге социаль түләүне алучыларга гаризасыз рәвештә кагылачак. 2025 елдан Россия Президенты Владимир Путин карары буенча «Гаилә» милли проекты гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты - балалы гаиләләргә, күп балалыларга ярдәм итү, репродуктив сәламәтлек турында кайгырту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Милли проект үз түбәндәге программаларны кертә: Ана капиталы, бердәм пособие, гаилә ипотекасы, социаль контракт һәм башкалар.
Яр Чаллы картиналар галереясендә Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Ләйсән Галимованың «Батырлык һәм мәхәббәт» исемле шәхси күргәзмәсе ачылды. Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында рәссамның эшләре төрле чорларны берләштерә: Идел буе Болгары сугышчыларының һәм Бөек Ватан сугышы солдатларының батырлыгыннан алып махсус хәрби операция сугышчыларының фидакарьлегенә кадәр. Камера күргәзмәсендә 18 рәсем һәм график әсәр тәкъдим ителә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, буран. Көндез явым-төшемсез диярлек. Җил төньяк-көнчыгыштан 5-10 м/с, төнлә урыны белән 14 м/с ка кадәр тизлектә. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы -13..-18˚, аязганда -21˚ кадәр. Көндез максималь температура -8..-12˚ тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Беларусь Республикасыннан килгән делегация белән очрашу үткәрде, аларны Минск өлкәсе Башкарма комитеты рәисе Алексей Кушнаренко җитәкчелек итте.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, тармак ассоциацияләре ярдәмендә оештырылган IX «Торговля России» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Оештыручылар арасында Россия ритейл базары экспертлары ассоциациясе, Россиянең бәйсез челтәрләр берлеге, кече форматлы сәүдә ассоциациясе, ваклап сату компанияләре ассоциациясе, Россиянең күпләп азык-төлек базарлары берлеге, рестораторлар һәм отельерлар федерациясе, шулай ук «Россия сыйфат системасы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы бар.
Бүген Комсомол районы учреждениеләрендә белем алучы укучылар һәм студентлар шәһәрне төзекләндерүгә үз өлешләрен кертте: алар популяр җәмәгать урыннарында тәртип урнаштырды.
Бүген «Этюд» спорт мәктәбендә интеллектуаль көрәш атмосферасы хөкем сөрде — биредә Яр Чаллы шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән килгән яшь талантларны җыйган «400 еллыкка акыллы йөреш» шәһәр шахмат турниры узды.
98 нче «Балачак планетасы» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган һәм инде традициягә әверелгән строй һәм җыр бәйгесе узды.
Үзәк районында 13, 17 һәм 18 нче мәктәп укучылары махсус хезмәтләр белән бергә җәмәгать урыннарын кардан чистартуга алынды. Дәрт һәм күтәренке кәеф белән алар Энтузиастлар бульварын, Габдулла Тукай исемендәге скверны һәм Төзүчеләр бульварын тәртипкә китерде. Алар чистарткан сукмаклар — үз шәһәренә карата кайгырту билгесе.
Яр Чаллыда 2025-2026 елларда үткәрелә торган, Россия Федерациясендә Россия халыклары бердәмлеге елына, Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына, Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) Региональ иҗтимагый оешмасының 40 еллыгына, Яр Чаллы шәһәре нигез салынуның 400 еллыгына һәм «КАМАЗ» беренче йөк автомобиле чыгарылуның 50 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы ветераннары арасында IX республика үзешчән башкаручылар «Балкыш» фестивалене беренче туры тәмамланды.
65 яше тулган ир-атлар һәм 60 яшькә җиткән хатын-кызлар 15 еллык иминият стажы һәм 30дан да ким булмаган шәхси пенсия коэффициенты туплаган очракта, аларның картлык буенча хезмәт пенсиясен билгеләү хокуклары барлыкка килә.