28 апрельдә 08:10 сәгатьтән 10:50 сәгатькә кадәр Яр Чаллы тимер юл вокзалында легендар «Җиңү паровозы»ның бишенче юбилей туры туктаячак. Бу — Бөек Ватан сугышында совет халкының батырлыгы истәлеген саклап калу максатыннан Идел буе һәм Урал алды шәһәрләре буйлап 3 000 км юл үтүче күчмә хәрби-тарихи экспозиция.
Поезд составында 1945 елның маендагы стилистикада бизәлгән, хәрәкәт итүче «Лебедянка» паровозы, сугыш елларындагы форманы кигән локомотив бригадасы, Бөек Ватан сугышы чорының уникаль хәрби техникасы һәм кораллары куелган 11 платформа, шулай ук «Үлемсез полк» вагоннары бар.
Чара кунаклары сирәк экспонатлар белән фотога төшә, бәйрәм концертын карый һәм 1945 елда фронттан кайткан солдатларны каршы алу тарихи реконструкциясендә катнаша алачак. Яр Чаллыга кадәр поезд инде Кинель, Похвистнево һәм Бөгелмән станцияләрендә булды, анда аны меңләгән кеше каршы алды, ә автоградтан соң ул Светлое Озеро станциясенә юнәләчәк.
Чарага керү ирекле.
Оештыручы — Куйбышев тимер юлы.