Бүген аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру турында сөйләде. Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларга тиңләштерелгән затлар исәбендә 405 кеше яши. Ветераннарның иң яше – 98 яшьтә, ике чаллылыга – 100 яшь.
Бәйрәм алдыннан барлык ветераннарга да Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләк азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Ел саен юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе исеменнән шәхси котлау открыткалары тапшырыла. 7 майда Казанда Рөстәм Миңнеханов катнашында республика тантаналы чарасы булачак, шул ук көнне Яр Чаллыда шәһәр мэры Наил Мәһдиев ветераннарны хөрмәтләячәк. 8 майда ветераннар госпиталенә бару планлаштырылган.
Шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә 600-дән артык истәлекле чара оештырылган, алар арасында «1 нче номерлы Постның иң яхшы сакчысы» шәһәр конкурсы, 1,5 меңнән артык мәктәп укучысы катнашында «Зарница 2.0» масштаблы уены, «Җырлаучы Чаллы» фестивале, «Георгий тасмасы», «Герой йолдызы» һәм «Хәтер шәмчеге» акцияләре бар. Мәктәп медиастудияләре «Тылда бер көн» һәм «Сугыш балалары» проектларын трансляцияли. Шулай ук мәктәп укучылары өчен «Ватан геройлары» проекты кысаларында иң яхшы музей экспозициясе конкурсы оештырылачак.
Быел «Үлемсез полк» акциясе яңа форматларда узачак: шәһәр халкы ветеранның фотосын «Хәтер диварлары»на, социаль челтәрләрдә аватар итеп, киемдә яки шәхси автомобилендә урнаштыра ала.
28 апрельдә иртәнге 08:10 сәгатьтә тимер юл вокзалына «Җиңү паровозы» киләчәк. Бу – Бөек Ватан сугышы чоры хәрби техникасы урнаштырылган платформалар. Чара кысаларында концерт программасы планлаштырылган. Поезд шул ук көнне 10:50 сәгатьтә китәчәк.