Хәзер 17:46 , 24.3 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 17:46 , 24.3 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллыда Габдулла Тукай турындагы спектакльнең премьерасы булды
Яр Чаллыда Габдулла Тукай турындагы спектакльнең премьерасы булды
Яр Чаллыда Габдулла Тукай турындагы спектакльнең премьерасы булды
Яр Чаллыда Габдулла Тукай турындагы спектакльнең премьерасы булды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театры сәхнәсендә театр сөючеләр һәм татар шигъриятен яратучылар түземсезлек белән көткән вакыйга булды. «Тут такое дело… Габдулла Тукай» спектакле премьерасы белән театр үз елъязмасында яңа бит ачты һәм легендар «алтын коллекция»не тулыландырды.

Моннан ары татар мәдәнияте классиклары – Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Хәсән Туфан һәм Салих Сәйдәшевкә багышланган куелышлар рәтендә бөек шагыйрь турындагы спектакль дә лаеклы урын алды. Куелыш әһәмиятле датага – татар әдәбияты нигезен салган Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган.

Тамашачыларда аеруча актерларны сайлау кызыксыну уятты: яшь шагыйрь образын (балачак Апуш) 2-нче гимназиянең 11 яшьлек укучысы Салих Сәхәбетдинов сәхнәдә искиткеч осталык белән гәүдәләндерде. Олы Габдулла Тукай ролен актер Илназ Гаффанов башкарды. Яшь талант белән тәҗрибәле артистның иҗади дуэты залда беркемне дә битараф калдырмады.

Премьераның кадерле кунаклары булып Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, башка рәсми затлар һәм чакырылган кунаклар, шулай ук Чаллы мәктәпләре педагоглары катнашты.

Спектакль алкышлар белән тәмамланды — тамашачылар артистларны басып сәламләделәр. «Тут такое дело… Габдулла Тукай» куелышы инде театрның репертуарына керде.

Кабул итү графигы