Хәзер 22:39 , 19.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 22:39 , 19.2 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылы Лилия Гыйбадуллина Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды
Чаллылы Лилия Гыйбадуллина Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды
Чаллылы Лилия Гыйбадуллина Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды
Чаллылы Лилия Гыйбадуллина Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек булды

Бүләкләрне тапшыру тантанасы Туган тел көнен һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Рәис Рөстәм Миңнеханов Указы белән, «Дәвамы бар» шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы өчен әлеге абруйлы бүләккә Чаллы шагыйрәсе Лилия Сираева (укучыларга Лилия Гыйбадуллина исеме белән таныш) лаек булды.

Җыелганнар алдында чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов шагыйрьнең бөеклегенә басым ясады һәм стратегик мәдәни бурычларны билгеләп үтте: «Габдулла Тукай – бөтен төрки дөнья өчен билгеле шәхес. Алда безнең зур бурыч тора – шагыйрьнең 150 еллыгына әзерлек. Бу юнәлештә эш инде алып барыла. Бәйрәмне бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрүне планлаштырабыз. Россия Президентының тиешле Указы көтелә. Шулай ук Габдулла Тукай исемендәге премиягә халыкара статус бирү мөмкинлеге дә карала».

Кабул итү графигы