Хәзер 01:20 , 14.8 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Шәһәрнең рәсми сайты
Хәзер 01:20 , 14.8 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Наил Мәһдиев Халыкка эш белән тәэмин итү үзәге коллективын 35 еллыгы белән котлады
Наил Мәһдиев Халыкка эш белән тәэмин итү үзәге коллективын 35 еллыгы белән котлады
Наил Мәһдиев Халыкка эш белән тәэмин итү үзәге коллективын 35 еллыгы белән котлады

Наил Мәһдиев Халыкка эш белән тәэмин итү үзәге коллективына югары профессионализм һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәре өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Шәһәр Мэры билгеләп үткәнчә, икътисадтагы структур үзгәрешләр шартларында әлеге учреждение шәһәрнең төп социаль институтларының берсенә әйләнде, ул яшәүчеләрнең иминлеген һәм киләчәккә ышанычын тәэмин итә. Ул коллективка җаваплылык, сизгерлек һәм системалы эш алымы өчен рәхмәт белдерде:

«Кешеләр сезгә ярдәм сорап киләләр. Сезнең эш нәтиҗәләре – шәһәр өчен горурлык сәбәбе. Яр Чаллы шәһәренең Эш белән тәэмин итү үзәге илдә иң яхшысы. Моны кешеләр эшли. Махсус хәрби операция шартларында без сезнең белән бергә кешеләрне өйрәтергә, аларга эшләү өчен шартлар тудырырга тиеш, аеруча илебез мәнфәгатьләрен корал тотып яклаган һәм туган шәһәренә әйләнеп кайтканнар өчен. Бу кешеләр сезгә киләләр. Сез аларга җанлы, кешелекле ярдәм күрсәтәсез».

Наил Мәһдиев «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быдановага Рәхмәт хаты һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Яр Чаллы шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәген оештыру тарихы 1956 елга барып тоташа, ул вакытта Чаллы районында халыкны хезмәт һәм эш белән тәэмин итү мәсьәләләре белән Халык депутатлары советы башкарма комитеты каршындагы бер генә белгеч шөгыльләнгән. Түбән Кама ГЭСы һәм КАМАЗ заводы төзелеше кебек зур проектлар белән беррәттән Кама төбәгенең үсеше белән бәйле рәвештә, квалификацияле кадрларга ихтыяҗ шактый артты, бу үз чиратында эш белән тәэмин итү хезмәте функцияләрен киңәйтергә этәргеч бирде.

1991 елның 12 маенда Яр Чаллы шәһәр советы башкарма комитеты карары белән администрацияне, Комсомол һәм Автозавод эш белән тәэмин итү бюроларын берләштергән хезмәт һәм эш белән тәэмин итү үзәге оештырылды.

35 ел эчендә эш белән тәэмин итү үзәге коллективы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә зур эш башкарылды – төрле мәсьәләләр буенча 2,9 млн. кеше мөрәҗәгать итте, 790 меңнән артык кеше исәпкә куелды, 530 мең кеше эшкә урнаштырылды, 30 меңгә якын граждан укытылды, 61,5 мең кеше иҗтимагый һәм вакытлы эшләрдә катнашты, 293,3 мең укучы укудан буш вакытта эш белән тәэмин ителде, 7,9 меңнән артык кеше үз эшен ачты һәм үзен эш белән тәэмин итте.

Кабул итү графигы