Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне чын күңелдән Туган тел көне һәм татар халкының бөек улы, галиҗанап шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу кебек истәлекле вакыйга белән котлыйм!
Туган тел – милләтнең җанлы сулышы, аның рухы һәм тарихи хәтере хәзинәсе. Нәкъ менә анда тиз үзгәрүчән дөньяда халыкның үзенчәлеген саклап калу өчен әхлакый ориентирлар салынган.
Тукай татар шигъриятенең символына әйләнде. Аның үлемсез юлларында буыннар үсте – моңлы «Туган тел» белән без дөньяны танып белүдә беренче адымнарыбызны ясыйбыз, ә тирән фәлсәфи лирикасында тормыш сорауларына җавап табабыз. Тукай сүзе һәрвакыт актуаль – ул җанны дәвалый, вөҗданны уята һәм иҗатка илһамландыра. Нәкъ менә ул хәзерге татар әдәби телен формалаштыруга зур өлеш кертте, бу – һәрберебез өчен чын хәзинә.
Бүген тагын бер бөек сүз остасы – шагыйрь-герой Муса Җәлилнең иҗаты аеруча актуальләште, быел без аның тууына 120 ел тулуны да билгеләп үтәбез. Аның батырлыгы бөтен кешелек өчен эталонга әйләнде, кулына корал алып Ватанын, телләрен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклаучы күпмилләтле яшьләребез өчен үрнәк булып тора.
Данлыклы бабаларыбызның бөек мәдәни мирасы туган телне саклауда ышанычлы таяныч булсын, аның матурлыгын һәм байлыгын киләчәк буыннарга уникаль кыйммәт буларак тапшырсын.
Сезгә тынычлык, иминлек, сүнмәс илһам һәм туган телегез, мәдәниятегез белән горурлану хисе телим!
Татарстан Республикасы Рәисе
Р.Н. Миңнеханов