Су басу – кар эри, яңгырлар ява яки плотиналар җимерелү сәбәпле су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе. Су басу куркынычы янаганда һәм су баскан вакытта үзеңне ничек тотарга икәнен белү мөһим. Су басу куркынычы булганда, мәгълүматны тыңлагыз һәм телефонны мәшгуль итмәгез, күршеләрне кисәтегез, балаларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез, эвакуация өчен җыелу урынын белешегез. Документларыгызны су үткәрми торган пакетка җыегыз, кирәкле әйберләрне, азык-төлекне һәм даруларны әзерләгез, электрны һәм газны сүндерегез, ә кыйммәтле әйберләрне югары катларга яки киштәләргә күчерегез.
Көтмәгәндә су басу зонасында паникага бирелмәгез, иң кирәкле әйберләрне җыегыз һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышыгыз. Өйдән чыгып киткәндә, газны һәм электрны сүндерегез, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Югары катка яки чердакка күтәрелегез, биек урында ярдәм көтегез һәм коткаручыларга сигнал бирегез. Зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтегез: коры киемнәргә алыштырыгыз, җылытыгыз, кирәк булса, ясалма сулыш алдырыгыз. Суда калсагыз, авыр киемнәрне салыгыз, йөзә торган әйберләрне кулланыгыз һәм көймәләрне артык йөкләмәгез.