Хәзер 10:33 , 11.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →

Казан Мэры тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү Россия Федерациясе Конституциясе, 02.05.2006 елгы №59-ФЗ «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» Федераль законы, 12.05.2003 елгы №16-ЗРТ «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы законы, 20.04.2006 елгы №14-8 «Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җирле үзидарә органнарында карау тәртибен һәм срокларын раслау турында» Казан шәһәр Думасының карары һәм гражданнарны шәхси кабул итүне оештыру турындагы Нигезләмә белән чагыштырып башкарыла.

Гражданнарның шәхси кабул итүгә гаризалары Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының эш йөртү идарәсе каршындагы гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә килү көненнән өч көн эчендә теркәлә. Ул язма рәвештә язылырга һәм 02.05.2006 елгы №59-ФЗ Федераль законы, 12.05.2003 елгы №16-ЗРТ Татарстан Республикасы законы таләпләренә туры килергә тиеш. Гаризадагы мәсьәлә шәһәр Мэры компетенциясенә карарга һәм элек мәсьәләне карау аларның компетенциясендә булган җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлары тарафыннан каралган булырга тиеш.

Казан Мэрына шәхси кабул итүгә гражданнарның гаризалары көн саен 9.00 дән 18.00 гә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) төшке аш өзелеше белән 12.00 дән 13.00 гә кадәр гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлегендә кабул ителә.

Казан Мэры тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү турында тулырак Нигезләмәдә бәян ителгән.

Кабул итү графигы