Яр Чаллыда «Карусель» балалар бакчасы ачылды
Бүген Яр Чаллыда тантаналы рәвештә 85 нче «Карусель» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждение «Притяжение» торак районында Николай Мальнев урамында урнашкан һәм 220 урынга исәпләнгән. Аны төзү белән Раил Миңнегалиев җитәкчелегендәге «СтройТраст» компаниясе шөгыльләнде, аларның исәбендә инде шундый дүрт балалар бакчасы.