Наил Мәһдиев Замелекесье районында 14 нче гимназия төзелеше барышын бәяләде
Бүген Наил Мәһдиев Замелекесье районындагы булачак 14 нче номерлы гимназиянең төзелеш мәйданчыгында булды. Хәзерге вакытта мәктәп 80% ка диярлек әзер. Объектта 227 кеше эшли, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү һәм буяу эшләре, тирә-юньне төзекләндерү эшләре бара. Мәктәпне Илнар Гайсин җитәкчелегендә "Евростиль" компаниясе төзи.