Чаллының тугыз мәктәбендә ашханәләрне ремонтлау планлаштырыла
Быел Яр Чаллыда азык-төлек блокларын ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 143,5 млн сум бүлеп биреләчәк. 6, 23, 40, 44, 45, 53, 58 нче мәктәпләрдә һәм 54, 76 нчы гимназияләрдә ашханәләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла.