Шимбә, 16 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
67 микрорайонда балалар бакчасы барлыкка киләчәк

Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышы барышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси микрорайонда яңа балалар бакчасы төзү проектын хуплады.

«Әлеге балалар бакчасын төзү өчен 8 200 кв. м җир участогы кирәк», - дип сөйләде балалар бакчасы директоры Алисә Харисова. Проект буенча ул 67 нче микрорайонда барлыкка килергә тиеш, биредә 44 эш урыны булдырылачак.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев видеоэлемтә форматында шундый социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыруга әзер булуын билгеләп үтте: «Шәһәр моннан отачак кына – проектка без ярдәм итәчәкбез! Балалар бакчасы шәхси секторда булганда бигрәк тә, ул анда бик тә кирәк»

Кабул итү графигы