Чаллыда «КамАЗ» хезмәткәрләре өчен аренда йорты барлыкка килде
Виктор Поляков урамында төзелгән йортны тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырдылар. 170 фатирлы йортта «КамАЗ» эшчеләре яшәячәк. Бүген аларга фатир ачкычларын тапшырдылар. Шәһәрдәшләрне котларга ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов килде.