Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау ахырына якынлаша
Яр Чаллыда 2021 ел программасына кертелгән 144 йортны ремонтлау 99,3%ка башкарылган. Капиталь ремонт бәясе 1 млрд 473 млн сум тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.