Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын ничек чистартачаклар
Киләсе атнада Яр Чаллыда Мәләкәс елгасын чистарту эшләренә керешәчәкләр. Сулыкны савыктыру программасының ничек узуы турында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча директор урынбасары Айрат Насыйбуллин сөйләде: «Ниһаять, без елга төбен чистартуга керешәбез. Моның өчен йөзә торган техника җәлеп ителгән – Watermaster земснаряд-амфибия, ул су төбеннән ләмне чыгарачак. Ләмнәрне сыгачаклар һәм утильләштерүгә җибәрәчәкләр, ә чистартылган суны яңадан елгага җибәрәчәкләр».