Яр Чаллыда чокырларны ямау эшләре бара
Яр Чаллыда чокырларны ямау эше башланды. Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бригадасы Хәсән Туфан проспектында эшли.
Яр Чаллыда чокырларны ямау эше башланды. Бүген «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП бригадасы Хәсән Туфан проспектында эшли.
Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 119 Яр Чаллы ишегалды төзекләндереләчәк. Программаның гомуми бюджеты 1 млрд 870 млн сум тәшкил итәчәк.
Бүген иртән Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгында булды. Төзелеш эшләре дүшәмбедән, 4 апрельдә башланачак. Б блогы әзер диярлек.
Наил Мәһдиев Гостев урамы буенча күпер төзелеше барышын бәяләде. Аэродром урамыннан Батенчук урамына кадәрге участокта автомобиль юлын реконструкцияләү узган елның августында башланган иде. Хәзерге вакытта «РБР 16» эшчеләре тарафыннан күпернең пролет корылмалары урнаштырылган.
Бу көннәрдә төзелеш эшләренең мөһим этабы - тышкы диварларга кирпеч салу тәмамланып килә. Аларның гомуми күләме 2170 кубометр тәшкил итте. Бу эшләрнең төп өлешен Эльдар Усманов бригадасы башкарды, биредә 15 кеше эшли. Бригадада ташчылар гына түгел, түбә һәм бетон эшләре буенча белгечләр эшли. Эшчеләр шулай ук “Җәмигъ" мәчете төзелешенә үз өлешләрен керттеләр, алар мәчет төзелешенә 100 мең сум акча тапшырдылар.
Яр Чаллыда шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды, аның барышында «Безнең ишегалды» программасын үтәү һәм агымдагы елда йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре каралды.
Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Шәрәфетдиновлар гаиләсе юбилейлы – алар Татарстан Республикасының торак шартларын яхшырту өчен бушлай субсидия алучы 8000 нче яшь гаилә.
Бүген төзүчеләр Җәмигъ мәчетендә ике гөмбәз һәм ике ярымай урнаштырдылар. Чара Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов , эре шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре генераль директорлары, мөселман активы катнашында узды.
Шәһәр Советы депутаты, шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рөстәм Гайнуллов Шәһәр Советының XIII утырышында чыгыш ясады. Ул төзелеш тармагындагы нәтиҗәләр һәм планнар турында сөйләде. Соңгы 10 елда алты гомуми белем бирү мәктәбе, 25 балалар бакчасы төзелгән, 36 балалар бакчасы, 30 мәктәп һәм 15 поликлиника капиталь ремонтланган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Шәһәр Советы сессиясе барышында торак тапшыру планының тулысынча үтәлүен хәбәр итте. 2021 елда 36 күпкатлы торак йорт төзелгән. «Социаль ипотека» программасы буенча ике торак йорт төзелгән, бу чиратны шактый киметергә мөмкинлек биргән.
Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина инициативасы белән Яр Чаллы шәһәрендә «Мастеровые» рус драма театрын төзү мәйданчыгында эшлекле киңәшмә узды.
Наил Мәһдиев Раскольников урамында урнашачак православие гимназиясе төзелеше белән танышты. Мэр белән бергә төзелеш мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Олег Коробченко , Шәһәр Советы депутаты Алексей Горшков , Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев , шәһәр эшмәкәрләре булдылар.
Яр Чаллыда РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән студентлар тулай торакларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.
Бүген "Ак Барс Металл" ҖЧҖдә модернизациядән соң кайнар цинклау цехы ачылды. Кайнар цинклау – иң ышанычлы, экономияле һәм металл конструкцияләрен коррозиядән саклауның киң таралган ысулларының берсе булып санала. Цехның төп үзенчәлеге – Идел буенда иң зур цинклау ваннасы, аның җитештерү егәрлекләре елына 40 мең тонна цинклау буенча эшләр башкарырга мөмкинлек бирә.
Быел Яр Чаллыда азык-төлек блокларын ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 143,5 млн сум бүлеп биреләчәк. 6, 23, 40, 44, 45, 53, 58 нче мәктәпләрдә һәм 54, 76 нчы гимназияләрдә ашханәләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла.
Яр Чаллыда «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы идарәсе» Дәүләт автоном учреждениесенең Яр Чаллы бүлегенә 20 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.
Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63 микрорайонда тантаналы рәвештә йорт файдалануга тапшырылды. Тантанага Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев килде. Габдрахман Әпсәләмов проспектындагы фатирларга шәһәрнең сәламәтлек саклау, бюджет өлкәсе предприятиеләре һәм учреждениеләре хезмәткәрләре, ятим балалар һәм «Яшь гаилә» программасы буенча торак алучы чаллылылар ия булды.
«Татэнерго» АҖ халык тыңлауларында кергән тәкъдимнәр нигезендә «2036 елга кадәрге перспективага Яр Чаллы шәһәренең җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү» проектына тиешле үзгәрешләр кертте.
45 нче комплекста урнашкан боз сараенда янгын сүндерү һәм төтен чыгару системасын яңартуга шәһәр бюджетыннан 72 млн сум юнәлдереләчәк. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте: «Мин карар кабул иттем. Минемчә, тамашачылар һәм спортчыларның иминлеге – иң мөһиме, кешеләрнең сәламәтлеге безнең өчен өстенлекле юнәлеш, без беркайчан да бу өлкәгә акча кызганмадык. Анда заманча янгын сүндерү системасы кирәк, күзәтү органнарының боз сарае эшчәнлегенә карата шелтәләр булырга тиеш түгел. Бүген объект планлы режимда эшли, бернинди дә куркыныч юк. Дәүләт янгын күзәтчелеге тарафыннан бирелгән документ – ул гамәлдәге документ».
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 2021 елда башкарылган эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, шәһәрнең төзелеш тармагы, гомуми эпидемиологик ситуациягә карамастан, кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәү белән уңышлы эш алып барган.