Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча торак йортлар төзелеше дәвам итә. Шулай, 63 микрорайонда 216 һәм 409 фатирлы йортлар төзелеше тәмамланып килә.
63/16 торак йортында эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләре урнаштырыла, бизәү эшләре алып барыла, территорияне төзекләндерү эшләре бара. Гомуми үтәлеш 82% тәшкил итә.
63/20 торак йортында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан
тикшерү һәм кисәтүләрне бетерү бара. Гомуми үтәлеш - 97%.
Моннан тыш, һәрберсе 170 фатирга исәпләнгән 63/02, 63/03, 63/04 һәм 63/14 йортлары төзелә.