Сәясәт
Коткаручылар Чаллы халкын сулыклардагы бозларга чыгу куркынычы турында кисәтә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе дәүләт инспекторы Зинур Мостафин матбугат конференциясендә Яр Чаллыдагы нинди участоклар су басу зонасына эләгүе турында сөйләде: « Түбән Кама сусаклагычы, Кама елгасы, Шилнә, Мәләкәс елгалары. Әлбәттә, әлеге территориядә урнашкан бакча ширкәтләренә дә су басу куркынычы янарга мөмкин. Нигездә, бу Тукай районы. Бу « Бережок » , « Шильна » , « Литейщик » , « Кама-2», «Энергетик», алар сулыкларга якын» , - диде ул.