Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе бергәләп гражданнарны кабул итәчәк
19 нчы апрельдә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе бинасында (Казан ш., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.