Чаллылылар «Барыбыз да коррупциягә каршы!» конкурсында катнаша алалар
Россия Федерациясе генераль прокуратурасы тарафыннан “Барыбыз да коррупциягә каршы!” темасына Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы уздырыла.
Россия Федерациясе генераль прокуратурасы тарафыннан “Барыбыз да коррупциягә каршы!” темасына Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы уздырыла.
2 нче майда төнлә Татарстанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә яңгыр, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр фаразлана.
Православие динендәге хөрмәтле чаллылылар!
Бүген "Сидоровка" паркында Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм кунакларын Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлады: « Әлеге бәйрәм хезмәт кешесенә хөрмәтне гәүдәләндерә. Без гореф-гадәтләребезне дәвам итәргә тиеш, бу бәйрәм билгеләп үтелергә һәм кешеләргә шатлык алып килергә тиеш », - диде ул.
Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышында катнашкан 99 яшьлек Иван Николаевич Канидиевны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Автозавод районы хакимияте Башлыгы В и нер Харисов белән бергә шәһәр мэры ветеранда кунакта булдылар. Алар ветеранга Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән һәм үз исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырды.
Хөрмәтле чаллылылар!
Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Антонович Бурков , Мидхәт Мәүли улы Мәүлиев һәм Вәли Гата улы Җәмалиевка Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.
2021 елның 1 нче маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнлә секундына 15-20 метр тизлектә көньяк-көнбатыштан исүче җил, көндез һәм кич белән (06: 00 дан 22:00 гә кадәр) урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен көтелә.
Җиңү көне алдыннан Шәһәр Советы депутаты Владислав Гаврилов үз айлау округына кергән сугыш ветераннарын котлады. Ул аларга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, батыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм азык-төлек җыелмаларын тапшырды.
Яр Чаллыда гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Шәһәрдә күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турындагы доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов чыгыш ясады.
30 нчы апрельдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, көндез көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+2˚. Көндез максималь һава температурасы +12..+16˚.
Җиңү көне алдыннан шәһәр укучылар Советы, «Россия мәктәп укучылары хәрәкәте» Яр Чаллы бүлекчәсе шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәме белән «Җиңү җырлары», «Җиңү тәрәзәләре», «Герой Йолдызы» дигән хәтер акцияләрен башлап җибәрә.
Җиңү көне якынлашу алдыннан Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар. Равил Шаһәип улы Нуриәхмәтов һәм Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Ветераннар янында кунакта ТР Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева булды.
Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш елларында, сугыштан соңгы елларда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре яңгырый.
Чаллының Комсомол районында «Георгий тасмасы» акциясе старт алды. Җиңү символын район халкына «Мөстәкыйль балалар» проектында катнашучылар «Ватан-ана» мемориаль комплексы территориясендә тараттылар.
Яр Чаллыда 29 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемсез. Көндез явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә, урыны белән юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 6-11 метр тизлектә, көндез көчәйгәндә 18 метрга кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+3˚. Һаваның максималь температурасы көндез +8..+12˚.
Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан 16 ветеран һәм фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган 15 тоткыны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар ала.
28 апрельдә «Шатлык» яшьләр үзәгендә 10:30дан 13:00гә кадәр «Инициативалар форумы» узачак. Форум республиканың актив яшьләре идеяләрен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Чаллылылар экология, формаль булмаган белем бирү, иҗат, төзекләндерү, стартаплар һәм башка темалар өлкәсендә үз идеяләре турында сөйли алачаклар. Проектны тормышка ашырырга остазлар һәм бюджет акчалары ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы проектка 2 млн сумга кадәр акча бүлеп бирәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары Вера Васильевна Балякинаны һәм Анна Антоновна Строкинаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар.
Яр Чаллыда Чернобыль һәлакәтен искә алу чаралары үткәрелде. Комсомол районында Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы хәрби комиссариаты, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәктәп укучылары радиацияле һәлакәт корбаннарын искә алырга Чернобыль геройлары хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе янына җыелдылар. Алар алдында Комсомол районы хакимияте Башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева чыгыш ясады: « Бу кешеләр чын мәгънәсендә батырлык кылдылар, бик күп кеше гомерен саклап калдылар. Чернобыль авариясен ликвидацияләүче геройларга мәңгелек хәтер… »