Чаллыда буран белән көчле җил фаразлана
5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран саклана, күз күреме сизелерлек начарлана, көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
5 мартта Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран саклана, күз күреме сизелерлек начарлана, көчәйгәндә секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, төнлә һәм көндез юлларда көчле бозлавык көтелә.
Бүген Наил Мәһдиев РФ Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов белән очрашты. Мэр кунакка шәһәрнең узган елда ничек яшәве һәм эшләве турында сөйләде, шул ук вакытта автокаланың федераль дәрәҗәдә хуплануын билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев парламент дәресе үткәрде. 44 нче урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары «Татарстан-безнең уртак йортыбыз» парламент дәресе кысаларында картон – кәгазь комбинатының "Бумажник" балалар мәдәният йортында булдылар. Анда Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына узган парламент дәресендә катнаштылар. Дәресне ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев алып барды. Татарстанның 2020 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турындагы фильм әлеге очрашу башына пролог булды. Андрей Фомичев, балаларның үз тормышыннан конкрет мисаллар китереп, республиканың иң әһәмиятле казанышлары турында сөйләде. Төп уңыш дип ул Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 173 милләт вәкилләренең туганлык һәм дуслыгын атады. "Безне уртак зур йортыбыз – Татарстан берләштерә", – дип ассызыклады Андрей Фомичев. Дәрес, асылда, булачак чыгарылыш сыйныф укучылары белән формаль булмаган аралашуга әверелде, алар республикада бердәнбер халык предприятиесе җитәкчесен кызыксынып тыңладылар. Андрей Фомичев яшь чаллылылар белән үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм аларга булачак имтиханнарда уңышлар теләде.
Татарстанда 4 март иртәсендә һәм көндез күз күреме 500-1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк начарлану белән буран, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Роспотребнадзорның Чаллы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан белем бирү учреждениеләрен, җәмәгать туклануы, сәүдә предприятиеләрен, почта бүлекләрен, даруханәләрне, сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын, медицина оешмаларын, ягулык салу станцияләрен, автосалоннарны эпидемиягә каршы чараларны үтәү буенча тикшерү дәвам итә.
Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән кар. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -22 метр..-25˚. Көндез максималь һава температурасы -12..-15˚. Юлларда бозлавык.
Якшәмбе Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар, аерым районнарда буран. Көндез урыны белән бераз кар. Төньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -10..-15, көндез максималь һава температурасы -8..-12˚. Юлларда бозлавык.
Бөек Ватан сугышы ветераны Прасковья Андреевна Строкинаны 100 яшьлек юбилее белән котладылар. Прасковья Андреевна Мамадыш районы Омар авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында Соколка – урман хуҗалыгында эшләгән. Сугыштан соң туган авылы Омар урта мәктәбендә пенсиягә чыкканчы техник хезмәткәр булып хезмәт куйган. 1948 елда кияүгә чыга. Ә 1986 елда гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Прасковья Андреевна 4 бала тәрбияләп үстергән. Аның 5 оныгы, 7 оныкчыгы һәм 3 оныкчыгының оныкчыгы бар.
Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында 25 февральдә иртән, көндез урыны белән секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил һәм буран көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 24 февральдә төнлә урыны белән көчле җил саклана. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр. көндез 14 метрга кадәр. Төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -30..-33 градус, түбәнрәк урыннарда -34..-39 градуска кадәр җитүе ихтимал. Көндез максималь һава температурасы -20..-24 градус. Юлларда бозлавык.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә.. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз кар. Көндез явым - төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан секундына 8-13 метр тизлектә, урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -28..-33 градус, аязган вакытта -34..-39 градуска җитәргә мөмкин. Көндез максималь һава температурасы -22..-26 градус тирәсе.
22 нче февральдә Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнчыгышка таба секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һәм иртән һаваның минималь температурасы -24..-29 градус, аязган вакытта -37 грдуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -18..-23 градус тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык.
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды һәм өлкән сыйныф укучылары өчен "Татарстан – безнең уртак йортыбыз. Халыклар бердәмлеге, республиканың уникаль байлыгы буларак мәдәни һәм тел күптөрлелеге" темасына парламент дәресе уздырды.
РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Ксенья Дмитриевна Сальцина, Сәгадәт Мөхәммәтдин кызы Мөхәмәтдинова, Рәйсә Рәхим кызы Кәлимуллина котлаулар кабул иттеләр.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан Орловка бистәсендә урнашкан һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Ветераннарга хөрмәт күрсәтергә хәрби комиссариат, С.П.Титова исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты, Комсомол районының Ветераннар советы вәкилләре, ТИҮ рәисләре, Е. Н. Батенчук исемендәге Кама төзелеш көллияте һәм Яр Чаллы медицина көллияте укытучылары һәм студентлары, районның мәктәпләре укучылары килгән иде.
Яр Чаллыда гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау өлкәсендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча Россия бердәм территориаль системасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясадылар. Чарада Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбән булачак, минималь температура -25..-30 градуска кадәр аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -37 градус фаразлана. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
Дәүләт Думасы Россия территориясендә Нюрнберг трибуналы карары нигезендә җинаять кылуда гаепле дип табылган кешеләрнең сурәтләрен күрсәтүне тыя торган закон проектын беренче укылышта кабул итте. Нацизм идеологиясенә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру өчен кулланыла торган яки нацизмны пропагандалау, аклау билгеләре булмаган очрак кына искәрмә була ала.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 февральдән башлап һава температурасы нормадан 9-15 градуска түбән булачак, минималь температура -25..-30 градуска кадәр аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -37 градус фаразлана. Аномаль-салкын һава торышы республикада 25 февральгә кадәр сакланачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: « Балалар салкында юлда берүзләре генә калып, өлкәннәр белән элемтәгә керү мөмкинлеге булмыйча гомерләрен куркыныч астына кую очраклары да аз түгел бит. Монда бәлагә дә ерак түгел. Кызганычка каршы, җәмәгать транспортында йөрүчеләргә карата мондый хәвефле сигналлар минем округтан да килде. Бүген кабул ителгән закон проекты белән без мондый хәлләрне булдырмаска, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тырышабыз».