Шәһәр предприятияләре ярдәм чараларыннан актив файдалана
Шәһәр Советы утырышы вакытында Наил Мәһдиев автокаланың предприятияләре федераль, республика һәм шәһәр ярдәм чараларыннан актив файдалана дип билгеләп үтте.
Шәһәр Советы утырышы вакытында Наил Мәһдиев автокаланың предприятияләре федераль, республика һәм шәһәр ярдәм чараларыннан актив файдалана дип билгеләп үтте.
Шәһәр хакиме билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң 3 ай эчендә Чаллы 128 млн 665 мең сумлык ярдәм күрсәткән.
Депутатский корпус утвердил последние в этом году вопросы: утверждение бюджета города на следующий год, внес изменения в отдельные решения Городского Совета.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр Советының чираттагы утырышы алдыннан депутатлар корпусы, Башкарма комитет идарәләре җитәкчеләре “Теләкләр чыршысы”ннан “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балаларның теләкләре язылган шарларны алдылар. Наил Мәһдиев өч шарны алды һәм яңа елга кадәр балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Бүген ул вәгъдәсен үтәде.
Мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре чыршы бәйрәменә җыелды
Бүген автокаладан гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк 127 тонна тәшкил итә. Йөк җиде автомашинада формалашкан, шуларның берсе – “КАМАЗ Компас 12”. Әлеге транспорт Лисичанск шәһәрендә кайнар ризык ашату буенча оештырылган нокталарга азык-төлек ташу өчен билгеләнгән.
Артистлар “Красавица и чудовище” музыкаль спектаклен тәкъдим иттеләр
Заместитель начальника полиции Управления МВД России по г.Наб. Челны Раиль Назмиев сообщил в ходе пресс-конференции, что до 31 декабря в городе пройдет оперативно-профилактическая операция "Ель". Будет проверяться транспорт и точки продаж. За незаконную вырубку деревьев можно получить штраф до 300 тысяч рублей.
Яр Чаллы педагогика университеты студентлары һәм укытучылары “Теләкләр чыршысы” хәйрия акция барышында Лисичанск балалары өчен 950 дән артык яңа ел бүләкләре әзерләде.
Мэр города также отметил, что Челны активно включились в оказание помощи семьям мобилизованных, а также отправку гуманитарной, шефской помощи. Так, Челны направили более 350 тонн гуманитарного груза и нуждающимся в Лисичанск.
17-20 декабрьдә Мәскәү шәһәрендә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтендә катнашучыларның беренче съезды уза. Татарстан Республикасыннан 15 актив кыз һәм малай катнаша. Алар арасында ел активистлары – «Большая перемена» проектының төбәк командасы координаторы Камилә Юнысова, Кира Рәхимуллина Татарстан Республикасы Иреклеләр җәмгыяте вәкиле Гүзәлия Сираҗиева. Чара кысаларында дискуссия мәйданчыклары һәм панель сессияләр, агарту һәм мәдәни очрашулар планлаштырылган.
25 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә ел гаиләсен билгеләячәкләр. "Бергә!" фестивале Яңа елга багышлана. "Бергә!" гаилә фестивале гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен арттыру һәм гаилә кыйммәтләренең әһәмиятен торгызу кысаларында үткәрелә. Фестивальдә 8 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге бала, әти һәм әнидән торган гаиләләр катнаша ала. Фестивальне оештыру комитеты белән килештергәндә, 8 яшьтән кечерәк балалар Фестивальдә катнашырга рөхсәт ителә. Фестиваль дүрт этапта узачак: "тренинг дәресләре", "спорт эстафеталары", "интеллектуаль уен", "иҗади бирем". Чара йомгаклары буенча катнашучы барлык гаиләләр төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. Фестивальне оештыручылар һәм партнерлардан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алачаклар. Тамашачы мәхәббәте призын яулаган һәм фестивальнең барлык этаплары өчен иң күп балл җыйган гаиләләргә "Ел гаиләсе" статусы бирелә, оештыручылар һәм партнерлардан җиңүче кубогы, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар сылтама буенча 23 декабрьгә кадәр кабул ителә. Ф естивальне оештыру комитетының элемтә номеры: 8-917-920-23-69 Яна Алексеевна Трифонова.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулекова Шәһәр Советының 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында карарына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. “Шәһәр бюджетында 376 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк, шул исәптән 62нче номерлы мәгариф үзәген финанс белән тәэмин итүгә, белгечләргә, тренерларга, яшь белгечләргә – мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләренә өстәмә түләүгә”, - дип хәбәр итте ул.
Эпидемиологик хәлнең начараюы әбәпле, кискен сулыш авыруларын таратмау максатларында Яр Чаллы хакимияте бинасында битлек режимы яңартылды. Бинага кергәндә чикләү чаралары кертү турындагы боерык нигезендә хезмәткәрләрнең һәм анда килүчеләрнең сулыш органнарын шәхси яклау чаралары булуы тикшерелә. Бина антисептик чаралар белән җиһазландырылган, социаль дистанцияне үтәү буенча бинага килүчеләр агымын аеру өчен чаралар булдырылган.
14 декабрьдә «Нур» яшьләр үзәгендә терроризмга һәм экстремизмга каршы көрәш проблемалары буенча тикшеренү эшләре һәм проектлар (акцияләр һәм чаралар) конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Быел шәһәрнең 5 мәгариф оешмасыннан (В. Г. Тимирясов ис. КИУ, КФУ, Яр Чаллы медицина көллияте, Чаллы политехника көллияте, Чаллы педагогия көллияте). Конкурс ике номинация буенча үткәрелде:"Конкурс эше", "Конкурс проекты". Барлык катнашучылар үзләренең тикшеренү эшләрен һәм проектларын почтага җибәрделәр, аннары конкурсның турыдан-туры этабында презентацияләделәр.
Кичә «Нур» яшьләр үзәгендә «Тикшерү бара» шәһәр интеллектуаль-мәгълүмати квесты һәм «Гадел буынү» коррупциягә каршы тематикага шәһәр конкурсы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләүдә шәһәр мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Рамил Фәйсханов һәм шәһәр студентлар советы рәисе Тимур Шәрифуллин катнашты. «Тикшерү бара» интеллектуаль-мәгълүмати квестында катнашу өчен 5әр кешедән торган 47 команда заявка биргән, гомуми күләме 235 кеше. Катнашучыларга чын детективлар булу һәм чынлыкта коррупционер кем булуын ачыклау бурычы куелган иде.
14 декабрьдә Сәүдә-сәнәгать палатасында "Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы" конкурсына йомгак ясалды. Конкурска шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмаларыннан «Шәһәр балалары һәм яшьләре», «Шәһәр экологиясе», «Тигез мөмкинлекләр шәһәре», «Безнең шәһәр» номинацияләре буенча 18 гариза бирелгән. «2022 елда Яр Чаллы шәһәренең иң яхшы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмасы» конкурсы нәтиҗәләре буенча 4 оешма җиңүче дип табылды. «Шәһәр балалары һәм яшьләре» номинациясендә «Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре волейбол федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасы җиңде.
Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән эшлекле очрашуда катнашты. Очрашу барышында Яр Чаллының төзелеш тармагын киләчәктә үстерү мәсьәләсе каралды. Планнарда шулай ук шәһәр өчен кирәкле социаль-мәдәни объектлар төзүгә бәйле моментлар билгеләнде. Федераль министр Ирек Фәйзуллин ярдәме белән Яр Чаллыда Мәскәү проспектының дәвамы төзелә башлады. Юл «Стимул» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында этаплап төзеләчәк. Башта төзүчеләр күперне күтәрәчәк, ә аннан соң юл салуга керешәчәкләр, бу исә Орловкада яшәүчеләр өчен транспорт үтемлелеген тәэмин итәчәк.
Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итте. Аның барышында инвалидлар декадасында хәйрия акциясе уздыру, күченергә мәҗбүр булган кешеләргә ярдәм итү, мобилизацияле кешеләр өчен гуманитар ярдәм оештыру, Азатлык мәйданында ял мәйданчыклары эше кебек мәсьәләләр каралды. Барлык сораулар буенча район башлыгы аңлатмалар бирде, үтәлү сроклары белән җентекләп карау өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.
Бүген, Конституция көнендә, Тантаналар сараенда Наил Мәһдиев күренекле белгечләргә дәүләт бүләкләре һәм яшь чаллылыларга паспортлар тапшырды. Россия Федерациясенең төп законына багышланган көнне үз тормышларында иң мөһим документны Чаллы яшьләре алды. Бүләкләү тантанасы башланыр алдыннан шәһәрнең артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. «Без илебез белән горурланабыз һәм аны яратабыз, илебезнең төп законы ярдәмендә эшли алган Ватаныбызны кадерлибез һәм саклыйбыз. Бүген, Россия Федерациясе Конституциясе көнендә бу залда үз хезмәтләре, үзләренә йөкләнгән вазыйфаларга намуслы карашлары белән илне матуррак һәм уңайлырак итәр өчен барысын да эшләүче кешеләр җыелды. Сез – республикабызның, шәһәребезнең иң яхшы кешеләре, бүген иң югары рәхмәт сүзләренә һәм танылуга лаек», - диде Наил Мәһдиев.