Сәясәт
Мәдәният өлкәсендә белем бирү оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлешендә мәгариф турында законга төзәтмәләр кабул ителде
Дәүләт Думасы өченче, ахыргы укылышта сәнгать өлкәсендә өстәмә һөнәри, урта һөнәри, югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары эшчәнлеген җайга салу өлешендә мәгариф турында законга төзәтмәләр кабул итте. Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага аңлатма бирде: " Россия президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә мәдәният традицион рәвештә дәүләт дәрәҗәсендә хуплана: «классик музыка, балет, театр сәнгате – безнең гомуммилли байлыгыбыз». Мәдәният өлкәсен үстерүнең әлеге линиясен дәвам итеп, сәнгать мәктәпләренең муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә статусын үзгәртү, шулай ук иҗади училищеларга сайлап алу принципларына үзгәрешләр кертү турында актуаль һәм гадел инициативаны саныйм. Закон талантлы балаларыбызны һәм яшьләрне профессиональ яктан әзерләү сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән".