Чаллыда боз катламының торышын бәяләү үткәрелә
Комсомол районы администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан кышкы чорда су объектлары буенча чираттагы рейд үткәрелде. Рейдка махсуслаштырылган хезмәтләр кушылды: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе, 6нчы зона эзләү-коткару отряды, җәмәгать тәртибен һәм балык саклауны тәэмин итү идарәсе. Бозга чыккан балыкчыларны ачыклау буенча эш алып барылды. Чаллылыларга бозга чыгу куркынычы, бозда булганда куркынычсызлык чаралары турында аңлату эшләре үткәрелде. Дәүләт инспекциясе инспекторлары боз катламының торышын бәяли, бозга рөхсәтсез чыгу урыннарын һәм кешеләрнең боз кичү урыннарын ачыклый.