Чаллылыларга пиротехник эшләнмәләрдән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертеләчәк. Янгын чыгуга каршы махсус режим чорында куркынычның 1-3 классындагы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, хлопушкалардан тыш) сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 м ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, кешеләр күпләп җыела торган объектлар, күпфатирлы торак йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә куллану тыела.