Хәзер 07:32 , 6.9 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)
Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)
Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)
Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)
Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)
Барлык фото 7 Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк) Яңа ел Чаллысы – 2023: чыршы, бүләк, маскарад һәм якты алма агачлары (фото, шәһәр Яңа елга ничек бизәләчәк)

Автоградта шәһәр проспектларын Яңа елга бизәү эшләре башланды, Азатлык мәйданында шәһәрнең төп чыршысы куела.

Бүген матбугат конференциясе барышында шәһәрнең баш архитекторы Малика Шәмсиева хәбәр иткәнчә, быел узган елгы традицияләр сакланачак, шулай ук яңа элементлар да өстәләчәк.

Яңа ел алды көннәрендә Мир проспектындагы алма агачлары бердәм төстәге гирляндалар белән бизәлә.

Мир проспекты буйлап ике яктан да 750 яктылык консоле урнаштырылган. Яктылык бөртекләре (снежинкалар), Яңа ел шарлары һәм «уникенче сәгатькә биш минут кала» дип күрсәтүче сәгатьләр алма агачларын бизәүгә өстәмә булды. Чалыш юлларда Чаллы шәһәре гербы рәвешендәге консольләр куелды.

Кристалл кебек ялтырап торган тюльпан бөреләре рәвешендәге урам бизәкләре М.Җәлил проспектындагы «Ватан-ана» скульптурасы янында һәм Х.Туфан урамы белән Сөембикә проспекты чалышында урнаштырылачак.

Үзәк урамдагы арканы кышкы бизәкләр белән бизәү планлаштырыла.

«2022 елда шәһәрдә Халыклар дуслыгы проспекты белән Сөембикә проспекты чалышында транспорт боҗрасы барлыкка килде. Бу шәһәр төзелеше чишелешен игътибарсыз калдыра алмадым, ул бәйрәмчә яктылык «диадемасы» белән бизәләчәк», - дип билгеләп үтте Малика Шәмсиева.

Быел шәһәрнең үзәк күперләренә дә игътибар бирелә – Х.Туфан һәм Вәхитов проспектларындагы транспорт-җәяүлеләр күперләре Яңа ел яктылык консольләре белән бизәләчәк.

Азатлык мәйданында бәйрәм чыршысы җыела инде. Быел ул «яктылык гөмбәзе» эффекты тудыручы гирляндалар белән тулыландырылачак. Чыршы янында исә чын әкияти бал-маскарад җәеләчәк. Чаллылыларны һәм шәһәр кунакларын затлы киемнәрдәге ханымнар һәм әфәнделәр, музыка кораллары, оча торган балериналар, су анасы, бүләкләр тоткан аю, гирляндалардан ясалган яктылык түшәмнәре каршы алачак. 2023 ел – Көнчыгыш календаре буенча Куян елы. Куян фигурасы ике яктылык тоннеле чалышында урнаштырылачак.

Быел шәһәрлеләрне чын мәгънәсендә «зур бүләк» көтә – Азатлык мәйданын яктылык түшәме булган зур бүләк рәвешендәге павильон бизәячәк. Ул эченә кереп, истәлеккә матур гаилә фотолары ясарга мөмкин булган киңлекле конструкция булачак.

Шулай ук тимераякта шуу мәйданы да бизәләчәк. Ретро-стильдә, зодиак билгеләре һәм балалар аттракционнары белән бизәлгән мәйдан фотога төшәргә яратучыларның барысына да ошаячак. Чыршыны ачу тантанасы 17 декабрьгә планлаштырылган.

Бизәү эшләренең барлык фотоларын "Чаллы шәһәре Администарциясе" төркемендә карарга мөмкин

Кабул итү графигы