Яр Чаллы дератизация үткәрүгә һәм шәһәр территорияләрен акарицидлы эшкәртүгә әзер
«Һава шартлары талпаннарның зур активлыгын билгеләде. Бүлеп бирелгән республика субвенцияләре һәм шәһәр парклары һәм скверларының расланган мәйданнары кысаларында тычкансыман кимерүчеләргә каршы дератизация һәм территорияләрне талпаннарга каршы акарицидлы эшкәртү эшләре башланырга тиеш. Чаралар үткәрүнең нәтиҗәлелеген тикшерү Яр Чаллы шәһәренең Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә йөкләнгән» , - дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.