Мәләкәс күпере астындагы юл эшләре бертуктаусыз башкарыла
МУП ПАД эшчеләре график кысаларында эшлиләр. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев эш барышы белән танышты.
МУП ПАД эшчеләре график кысаларында эшлиләр. Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев эш барышы белән танышты.
Яңа борылыш ике полосалы булачак, юлның киңлеге 5-8 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 1,5-2,5 метрлы тротуар, 40 яктырту баганасы каралган.
Яңа ел бәйрәмнәрендә каты көнкүреш калдыклар күләме һәрвакыт арта. Әйтик, чүп ташучылар бер ел элек январь аеның беренче 10 көнендә бер айлыккункүреш калдыдклары җыйган. Алдагы озын ял көннәрендә “Гринта” традицион рәвештә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтәчәк һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.
1 январьдан 8 январьга кадәр трамвай хәрәкәте якшәмбе расписаниесе буенча башкарылачак (расписание белән сайтта танышырга мөмкин http://chelnytram.ru ).
На дорогах гололедица, днём образование снежных заносов.
“ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Чаллы шәһәре администрациясе” төркемендә Яңа ел төнендә Азатлык мәйданында салют үткәрү темасына тавыш бирү уздырыла. Тавыш бирү 27 декабрьдә төн уртасында тәмамланачак.
Вокзалда мәгълүмат алыр өчен видеотерминал куелган. Әлеге терминал ярдәмендә аз ишетүче пассажирлар видеоконсультация, ишарәләр телендә белешмә ала алачак. Шулай ук, тактиль күрсәткечләр, пиктограммалар һәм мнемосхемалар урнаштырылган. Санитария бүлмәсе җайлаштырылган.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча 15нче янгынга каршы отряды башлыгы урынбасары Рафис Измайлов матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә һәм кайбер чикләүләр кертелә дип сөйләде.
Халык теләкләрен исәпкә алып архитекторлар төзекләндерү концепциясен тәкъдим итте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулекова Шәһәр Советының 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында карарына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. “Шәһәр бюджетында 376 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк, шул исәптән 62нче номерлы мәгариф үзәген финанс белән тәэмин итүгә, белгечләргә, тренерларга, яшь белгечләргә – мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләренә өстәмә түләүгә”, - дип хәбәр итте ул.
Узган атнада шәһәрнең төрле почмакларында бәйрәм чыршылары ачылды, ә ял көннәрендә Азатлык мәйданындагы төп Яңа ел чыршысы үз утларын кабызды. Мәйданда яңа яктырту корылмалары барлыкка килде. Шимбә көнне Азатлык мәйданында урнашкан шәһәрнең төп чыршысы ачылды. Чаллылылар алдында шәһәрнең иң яхшы коллективлары чыгыш ясады. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар Кызы төп персонажлар булды. Автокала мэры Наил Мәһдиев чаллылыларны һәм шәһәребез кунакларын якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсына йомгак ясалды. Бүләкләү тантанасын министрның беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде. 2021 елда «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында Яр Чаллы шәһәре II дәрәҗә диплом алды. «Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, учреждение, башка оешма» номинациясендә Чаллының «Горзеленхоз» предприятиесенә беренче урын бирелде. Конкурсның максаты-хисап елында төзекләндерү һәм ТКХ тармагын үзгәртү мәсьәләләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән республика муниципаль берәмлекләренең торак пунктларын билгеләү. Иң төзек торак пунктка конкурс җиде номинация буенча үтте. Шулай ук төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, иң яхшы Торак милекчеләре ширкәте һәм Татарстан Республикасының күпфатирлы йортлар белән идарә итү буенча иң яхшы оешмасы сайланма. Җиңүчеләр муниципаль берәмлекләргә кергән Татарстан Республикасы бюджетыннан премия фонды акчалары хисабына акчалата премиягә ия булды. Бүләкләү тантанасы ахырында Алексей Фролов җиңүчеләрне һәм призерларны котлады, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм барысына да иминлек теләде.
Административ-техник инспекция идарәсе тарафыннан яшел үсентеләрнең булу-булмавына һәм торышына 1150 объект тикшерелгән. Агымдагы елда Башкарма комитетка 10220 агач һәм өч мең ярым куак кисү өчен 567 гариза кергән. Яшел үсентеләрне саклау һәм торгызу буенча комиссия тарафыннан кисүгә 477 рөхсәт әзерләнде һәм бирелде. Шулай ук кисү өчен нигез булмау сәбәпле рөхсәт бирмәү турында 90 гариза кире кагылды. Меңнән артык агач һәм 261 куак саклап калынды. Киселгәне урынына компенсацияләп утырту кысаларында шәһәрдә 5028 агач һәм 3177 куак барлыкка килде.
Чаллы эшмәкәре Максим Тормосов бакча-парк архитектурасы өчен бетоннан төзелеш материаллары җитештерә. Бүген Чаллыда эшләнгән продукцияне үз күзе белән күрү өчен шәһәр мэры Наил Мәһдиев очрашуга килде. Вазоннардан тыш, эшмәкәр төрле төр продукция җитештерә. Мәсәлән, цемент-комлы блокларны Яр Чаллы шәһәренең эре төзелеш компанияләре һәм шәхси торак төзелеше өлкәсендә эшләүче шәхси компанияләр сатып ала. Производство 500 квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан һәм җитештерү линиясен үз эченә ала. Бу продукцияне төрле юнәлештә чыгарырга мөмкинлек бирә. Очрашуда Наил Мәһдиев шәһәрнең җәмәгать урыннары өчен бетон вазоннар ясау мөмкинлеге турында фикер алышты. Шәһәр мэры Чаллының баш архитекторы Мәликә Шәмсиева белән очрашу уздырырга кушты. Аннан соң хезмәттәшлек нокталары билгеләнәчәк.
Шәһәрнең өч районында Яңа ел чыршылары ачылды. Үзәк районының Чыршы бәйрәме Энтузиастлар бульварында ачылды. Чарада «Яшүсмер» үзәге, экология-биология үзәге, картиналар галереясе хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә ассоциациясе әгъзалары оештырган уен мәйданчыклары эшләде. Иң нәни кунаклар өчен призлар һәм татлы бүләкләр белән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрелде. Чаллылылар һәм шәһәр кунаклары алдында муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов, Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов матур теләкләр белән чыгыш ясады.
Бүген шәһәр мэриясендә төзелеш компанияләре белән берлектә «Smartcitylab» акселераторы кысаларында күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тормышка ашырганда төзелеш тармагын цифрлаштыру, электрон хезмәттәшлек бурычларын хәл итүгә юнәлтелгән И ннополис махсус икътисадый зонасы резидентлары белән хезмәттәшлек буенча эшлекле киңәшмә узды.
Үзәк районның коммуналь хезмәтләре тарафыннан кар чистарту эшләре актив башкарыла. 6нчы комплекс тротуарларын чистарту эшләре «Электротехников» идарәче компаниясе көче белән алып барыла, «Ремжилстрой» идарәче компаниясе хезмәткәрләре 17 һәм 18 комплекс янындагы территориянең зур өлешен чистарттылар. "Мәхәллә" идарәче компаниясе 39 һәм 41 комплекста эш алып бара, анда ишегалларының төп өлеше кардан чистартылган. "Паритет" идарәче компаниясе хезмәткәрләре тарафыннан 43,45нче комплекслары йорт яны территориясенең зур өлеше кардан арындырылган.
«Автомобиль юллары предприятиеләре» хезмәткәрләре тарафыннан кар чистарту эшләре көн саен тәүлек буе дәвам итә. Көн саен магистраль юлларны чистартуга 100 берәмлектән артык техника һәм 90га якын юл эшчесе чыга. Бүгенгә 6101 рейс башкарылган, 81 мең м3 кар чыгарылган. Хәзер территорияләрне җыештыруда идарәче компанияләрнең 1042 хезмәткәре эшли. Әлеге мәгълүматлар аппарат киңәшмәсе барышында яңгырады. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, кар чистартуны, бигрәк тә төнлә башкарылган эшләрне тикшерергә кирәк. Шулай ук ул узган төнне шәһәр урамнарында җыештыру сыйфатын һәм техниканың булуын шәхсән үзе тикшергәнен әйтте. Нәтиҗәдә – кар чистарту техникасы бар, шәһәр төрле һава торышына әзер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кар чистарту эшләрен финанслау тулы күләмдә башкарыла.
Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Яр Чаллыда ел саен иң яхшы Яңа ел бизәлешенә шәһәр конкурсы үткәрелә. Конкурста предприятие һәм оешмалар, шәхси эшмәкәрләр һәм шәһәр халкы катнаша ала. Бу хакта аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. Конкурс берничә номинация буенча узачак: районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү, ТИҮләре арасында микрорайонның иң яхшы Яңа ел бизәлеше һәм оешма, коммерция, сәнәгать предприятиеләре арасында территориянең иң яхшы Яңа ел бизәлеше. Конкурсның беренче этабы районнарда 28 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Район комиссияләре һәр номинациядә икешәр җиңүче билгеләячәк, алар конкурсның шәһәр этабында катнашачак. Җиңүчеләрне билгеләгәндә бизәлешнең сәнгать дәрәҗәсе, яктылык иллюминациясе, якындагы территорияне бизәү, оригинальлек һәм инновацион алым исәпкә алына. Моннан тыш, биредә яшәүчеләрнең катнашуы да исәпкә алыначак.
«Чаллы шәһәре территориясендә Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен уздыру чорында халык тарафыннан пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен урыннар билгеләү турында» 10.12.2015 елның 7004 номерлы карары нигезендә, Үзәк районы территориясендә халык тарафыннан I-III класслы көнкүреш пиротехник эшләнмәләрне куллану урыннары билгеләнде. Үзәк районы администрациясе башлыгы Эдуард Фәттахов йөкләмәсе буенча, төзекләндерү һәм ТКХ белгечләре тарафыннан гражданнар өчен шәһәр пляжы янындагы мәйданчыкта һәм 34-36 микрорайон арасындагы бушлыкта көнкүреш пиротехник эшләнмәләрне куллану турында мәгълүмат табличкасы урнаштырган.