Сәламәтлек саклау
Яр Чаллының алты оешмасында ковидка каршы чараларны бозу очраклары ачыкланды
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 6 596 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1255,5 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 0,3%ка түбәнрәк. 372 кеше медицина күзәтүе астында, 11 456 кеше исәптән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина хәбәр итте: «Узган атна белән чагыштырганда лабораториядә расланган очраклар саны 2,9 тапкыр арткан».