Чаллы яшьләре шәһәрне кардан чистарта
Үзәк районының җәмәгать киңлекләрен чистартуга югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үз өлешләрен кертә.
Үзәк районының җәмәгать киңлекләрен чистартуга югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары үз өлешләрен кертә.
Яр Чаллы шәһәрендәге Россия пенсионерлар берлеге бүлеге каршындагы Өченче буын Университетында "Планшетта, смартфонда эшләү" курсы дәресләре үткәрелә.
10 февраль 12:00 сәгатьтә Шәһәр үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган артисты Флора Вафинаның «Якты хәтер уты» дип исемләнгән иҗат кичәсе узачак. Музыкаль очрашуны ул танылган скульптор, рәссам Илдар Хановны искә алу көненә багышлады.
Шәһәр китапханәсендә Куркынычсыз Рунет атнасы кысаларында автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре өченче буын вәкилләре өчен «Өлкәннәр өчен Интернет әлифбасы» дип исемләнгән практик дәрес үткәрделәр. Катнашучыларга компьютер һәм интернет белән эшләү өчен кирәкле төп мәсьәләләрне аңлаттылар: электрон почта, браузер белән эш итү, социаль челтәрләрдә аккаунтлар ясау, коммуналь түләүләрне яки телефондагы бурычларны тиз арада түләү мөмкинлеге булсын өчен интернет-банкингтан файдалану. Чакырылучылар шулай ук Россия Федерациясе прокуратурасы тарафыннан эшләнгән, гражданнарның хокукый грамоталылыгын үстерүгә һәм «Компьютер гигиенасы»н пропагандалауга юнәлдерелгән мәгълүмати видеоролик карадылар. Компьютер грамоталылыгы курслары өлкән яшьтәге кешеләргә яңа технологияләр үзләштерүдә булышып кына калмый, ә китапханәнең заманча мәгълүмати һәм мәдәни учреждение буларак статусын да раслый.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина гыйнвар аенда гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүгә йомгак ясады.
Чаллы укучылары коммуналь хезмәтләргә ярдәм итте. 55 нче мәктәп укучылары һәм Кама техник-икътисад көллияте студентлары Боровецкий һәм Кереселидзе бульварында кар чистартты.
4 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күрү мөмкинлеге 500 метрга кадәр начараю белән көчле кар, юеш кар, бозлавык, юлларда кар көртләре һәм кар боткасы көтелә.
12 февральдә Яр Чаллыда «Россия чаңгы юллары» ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары – 2022» узачак. Чаңгычылар өчен старт Яр буе паркында 9:00 сәгатьтә планлаштырылган. Бу көнне чаңгы трассасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз көчләрен сынап карый алачак – аларга 300 метр, хатын-кызлар һәм 50 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен 2 км озынлыктагы трассалар әзерләнгән, шулай ук егетләр, кызлар, ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 һәм 5 км дистанцияләрдә ярыша алачак.
Гыйнвар аенда йорт яны территориясен кардан чистарту буенча бурычларны тиешенчә үтәмәгән өчен 17 вазифаи зат җаваплылыкка тартылды. Бу хакта Яр Чаллы зональ торак инспекциясе башлыгы Шамил Мөхәммәтдинов хәбәр итте.
4 февральдә 9:00дән 13:00гә кадәр, электр энергиясе өзелү сәбәпле, Моторная һәм Ремонтный юллары киселешендәге светофор эшләмәячәк. Хәрәкәт иткәндә өстенлекле юл билгеләренә таянып эш итү сорала.
Татарстан Республикасы территориясендә 3 февраль төнлә һәм көндез урыны белән көчле кар, күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр начараю белән буран, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил, бозлавык, юлларда кар көртләре, урыны белән томан көтелә.
Быел Яр Чаллыда азык-төлек блокларын ремонтлау программасы дәвам итәчәк. Бу максатларга республика бюджетыннан 143,5 млн сум бүлеп биреләчәк. 6, 23, 40, 44, 45, 53, 58 нче мәктәпләрдә һәм 54, 76 нчы гимназияләрдә ашханәләрне капиталь ремонтлау планлаштырыла.
16 февраль көнне Үзәк шәһәр китапханәсендә «Многоликие Челны» дип исемләнгән VIII Төбәк халыклары милли мәдәниятләре һәм әдәбиятлары китапханә фестивале узачак. Фестивальне Милли-туган якны өйрәнү бүлеге «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырыла. Фестивальдә Яр Чаллы территориясендә яшәүче төрле милләт вәкилләре катнашачак.
2 февраль – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу көрәш 1943 нче елда сугыш барышын тамырдан үзгәртеп, Җиңү көнен якынайткан.
Яр Чаллы Тарихи-туган якны өйрәнү музее «Ир-ат территориясе» дип исемләнгән күргәзмәсен әзерләде
Казанда 2022 елның апрелендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. ТЭФ-2022 үткәрү кысаларында ел саен үткәрелә торган «Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр инициативалары республика конкурсы үткәрелә.
Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, 2022 елда пенсияләрне арттыру параметрлары яңадан каралды. Пенсияләр инфляциядән югарырак күләмдә - 8,6%ка индексацияләнәчәк. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме индексациядән соң якынча 17,8 мең сум тәшкил итәчәк.
2022 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараю белән буран, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил, бозлавык көтелә.
Чаллы укучылары республика олимпиадаларында җиңүчеләр арасында
2022 елдан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштерелә