Хәзер 06:30 , 6.2 °C
Без социаль челтәрләрдә
Кайнар линия
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылыларга җирле юлларны җыештыру графигын тәкъдим итәләр

Яр Чаллыда 31 гыйнвардан 6 февральгә кадәр җирле юлларны кардан чистарту графигы төзелде. Чаллылылардан, махсус техника эшенә комачауламас өчен, автомобильләрен юл буенда калдырмаулары сорала.

Бүген, 31 гыйнварда, "ПАД" МУП хезмәткәрләре Чулман проспектының 35 һәм 46 комплексларында, Муса Җәлил проспектының 9 комплексында җирле юлларны чистарталар. Иртәгә, 1 февральдә, Чулман проспектының 48 комплексында, ГЭС поселогының 4 комплексында, шулай ук Ершов урамында кар чистартылачак. Калган районнарда җирле юлларны җыештыру графигы белән биредә танышырга мөмкин.

Кабул итү графигы