Якшәмбе, 31 май 2026
Һава торышы Хәзер 19:16 , 13.5 °C
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Һава торышы Хәзер 19:16 , 13.5 °C
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Чаллылылар чаңгы ярышында катнашты
Чаллылылар чаңгы ярышында катнашты
Чаллылылар чаңгы ярышында катнашты
Чаллылылар чаңгы ярышында катнашты

«Яр буе» паркында Эшче яшьләр советы һәм «Заман» яшьләр үзәге чаңгы ярышы үткәрделәр.

Чарага спортчылар, һәвәскәрләр һәм үз хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм саф һава суларга килгән җанатарлар җыелды. Массакүләм ярыш алдыннан барлык җыелучыларны  конкурслар, ГТО белән танышу һәм татлы призлар көтте. Спорт күнегүләреннән соң чаңгычылар стартка бастылар. Катнашучылар өчен дистанция 3 км тәшкил итте.  

Финишка беренче булып килгән ир-атларны һәм хатын-кызларны «Декатлон Яр Чаллы» кибете һәм «ТОТ САМЫЙ R&S» кафесы призлары белән бүләкләделәр. Чаңгы ярышыннан соң барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйладылар.

Кабул итү графигы