Шәһәр поликлиникасында күрмәүче массажист эшли
7 нче шәһәр поликлиникасының амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге массажисты Павел Шәяхов кешеләргә, күрмәсә дә, сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.
7 нче шәһәр поликлиникасының амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге массажисты Павел Шәяхов кешеләргә, күрмәсә дә, сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә.
Дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү турында Шәһәр Советының VIII утырышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.
Җәйге сайлап алуда катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Резидент статусын алудан тыш, кайбер командаларның бушлай акселерация программасын узарга мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Җәйге сайлап алуда катнашу өчен гаризаны әлеге сайтта 15 августка кадәр бирергә мөмкин. Сайлап алуда катнашу бушлай.
Яр Чаллыда иртәнге 7дән кичке 17 сәгатькә кадәр даими рәвештә юлларга су сибелә. +25˚та асфальтка көн саен су сибү юлны суыту һәм шул рәвешле колея барлыкка килүгә каршы тору өчен оештырыла.
Бу атнадан балалар бакчалары, мәктәпләр, гимназияләр, өстәмә белем бирү учреждениеләренең яңа уку елына әзерлекләре тикшерелә.
2 августтан 13 августка кадәр Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте яшелчә, җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы һәм яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырыла.
Бүген аппарат киңәшмәсендә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев : " Безнең бурыч – моңа кадәр тәртип булмаган территорияләрне тәртипкә китерү. Мин «Безнең ишегалды» программасын күздә тотам. 2021 елгы программа тиешенчә эшләргә тиеш. Узган елда төзекләндерелгән ишегаллары тиешенчә сакланырга тиеш. Аңлашыла ки, барлык кешеләр дә матурлыкны сакларга онтылмый, моны җәмәгать киңлекләре, скверлар, парклар буенча да күрәбез. Төзүчеләр бара, алар артыннан вандаллар. Без һәм төзүчеләр тарафыннан башкарылган эшләрне бик начар халәткә китерәләр ", - дип белдерде.
Сишәмбе, 3 август, Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемсез, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлектә.
Бүген Башкортстанның Горный Ключ авылында туган һәм бугенге көндә Яр Чаллыда яшәүче Катилай Алексеевна Сарбаева 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген мэриядә Чаллы территориясендә Бөтенроссия халык санын алу-2020не әзерләү һәм үткәрү буенча эшче төркем утырышы узды. Халык санын алу өчен шәһәрдә 161 исәпкә алу участогы (964 исәп участогы) оештырылуы турында әйтелде. Исәпкә алучылар, кыр дәрәҗәсе контролерлары һәм инструкторлар 1128 кешедән торган исәпкә алу персоналы сайланды. Алар укулар узачак һәм тест үтәчәкләр.
Бу бәйрәмгә багышланган тантаналы чара традиция буенча «Ватан-ана» мемориалы янында узды. Чакырылучылар мемориалга чәчәкләр салдылар, шул рәвешле Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларга, шулай ук армия элитасының чираттагы бәйрәмен күрмичә вафат булганнарга хөрмәт күрсәттеләр.
Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» милли проект кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 64%ка башкарылган. Бу хакта иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
Бүгенге көннән Россия Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган яңа түләүләрне гамәлгә ашырырга кереште. Яр Чаллыда түләүләрнең гомуми суммасы 980 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.
Яр Чаллы Пенсия фонды тарафыннан ел саен үткәрелә торган гаризасыз шәһәрнең 39 827 эшләүче пенсионерының пенсияләрен яңадан исәпләү үткәрелде, алар өчен узган ел иминият взнослары кертелгән.
Хәзерге вакытта Чаллыда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау проценты 74% тәшкил итә. Бу хакта Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.
" Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча халыкның табигый үсеше 559 кеше тәшкил итте. Бу - социаль-икътисадый сәясәт нәтиҗәлелегенең төп күрсәткече. Әйтеп китергә кирәк, алты ай нәтиҗәләре буенча өч муниципаль берәмлектә генә табигый үсеш күзәтелә: Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама ", - дип хәбәр итте шәһәр ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова. Ул билгеләп үткәнчә, алдагы еллардагы кебек үк, малайлар, кызлар белән чагыштырганда күбрәк туган, бу юлы 57гә.
Яр Чаллыда агымдагы елның алты аенда 1284 пар никахларын теркәгән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 37%ка артык. Җәй айларында, гадәттәгечә, туй сезонының иң кызган чагы, тагын ике меңнән артык туй үткәрү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 3 175 лабораториядә расланган коронавирус йогышының очрагы теркәлгән, бу күрсәткеч республика күрсәткеченнән 5,5%ка түбәнрәк. 1910 кеше дәваланган.
2021 елның җиде аенда буеча Яр Чаллыда исерек килеш руль артына утырган 891 кеше ачыкланган. Июль аенда андыйлар 112 булган. Исерек килеш машина йөртүчеләргә 30 мең сум күләмендә штраф һәм 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный. Кабат бозган өчен - 300 мең сумга кадәр штраф һәм өч елга хокуктан мәхрүм итү.
Иртәгә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез.