Яр Чаллыда Сталинград сугышында катнашкан ветеранны котладылар
2 февраль – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу көрәш 1943 нче елда сугыш барышын тамырдан үзгәртеп, Җиңү көнен якынайткан.
2 февраль – Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Бу көрәш 1943 нче елда сугыш барышын тамырдан үзгәртеп, Җиңү көнен якынайткан.
2022 елдан вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бары тик электрон рәвештә генә рәсмиләштерелә
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 6 596 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1255,5 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 0,3%ка түбәнрәк. 372 кеше медицина күзәтүе астында, 11 456 кеше исәптән төшерелгән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нәфыйгуллина хәбәр итте: «Узган атна белән чагыштырганда лабораториядә расланган очраклар саны 2,9 тапкыр арткан».
Яр Чаллыга 12-17 яшьлек яшүсмерләр өчен 200 доза күләмендә яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник М» вакцинасының беренче партиясе кайтты. Вакцина ике компонентлы. Димәк, иммунитетны формалаштыру өчен прививканы 21 көн аерма белән ике тапкыр ясатырга кирәк булачак.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең дәвалау мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Татьяна Әгъләмова кискен респиратор һәм башка авыруларны дәвалау белән медицина учреждениесендә хәлнең торышы турында сөйләде.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 6 164 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1173, 5 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 5,3%ка түбәнрәк. 225 кеше медицина күзәтүе астында, 11 393е исәптән төшерелгән.
Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 6 006 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1143,2 тәшкил итә. Бу хакта шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев хәбәр итте: «Атна эчендә үсеш темплары узган атна белән чагыштырганда икедән артык тапкыр диярлек тәшкил итте. Әгәр элек без лабораториядә расланган яңа коронавирус йогышы турында 20-25 оператив юллама кабул итсәк, хәзер, бер атна эчендә, 50 һәм хәтта күбрәк алабыз. Шуңа бәйле рәвештә ковидка каршы чаралар актуаль булып кала бирә. Бу – социаль дистанцияне, битлек режимын үтәү, барлык дезинфектаннарны куллану, һаваны зарарсызландыру өчен рециркулятор, әлбәттә, массакүләм спорт, мәдәни-тамаша һәм башка чараларны чикләү. Без таләпләрне катгыйландырып, уңай вакытта булган күрсәтмәләрне яңартырга мәҗбүр», - дип билгеләп үтте ул.
Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Хәзерге вакытта 268 мең кеше беренче компонент белән, 214 меңнән артык кеше икенче компонент белән вакцинация ясаткан, 18 меңгә якын кеше ревакцинация ясаган. Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте. Ул шулай ук шәһәрдә яшүсмерләр өчен билгеләнгән «Спутник-М» вакцинасы кайтуы көтелгәнен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 19 гыйнварда 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен бердәм «ачык ишекләр» көне үткәрәчәк.
Яр Чаллыда COVID-19дан вакцинаның беренче компонентын 262 484, икенче компонентын 206 784 кеше ясаткан. Шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, вакцинация пунктлары бәйрәм көннәрендә дә эшләгән.
1 гыйнварда 10:40 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә 2022 елның беренче баласы туды. Аның авырлыгы – 2636 грамм, буе – 50 сантиметр. Малай Мамадыш шәһәреннән яшь парның беренче балалары.
Яңа ел алдыннан 7 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Александр Попов Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйлар янына килде. Бу 1 яшьтән 4 яшькә кадәрге балалар.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар өчен интернат йортына коляскалар алу өчен 70 мең сум күләмендә сертификат тапшырды.
Сугыш ветераннары өчен госпиталь авыруларны штат режимында күппрофильле кабул итүне яңадан башлап җибәрде.
А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицейның 10 нчы медицина профильле "В" сыйныфы укучылары Яңа ел уңаеннан Кама балалар медицина үзәге пациентлары өчен бәйрәм мохите тудырдылар. Кичә алар Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә травматология бүлеге палаталары буйлап уздылар һәм яшь пациентларга укучыларның ата-аналары белән берлектә җыелган татлы бүләкләрне тапшырдылар.
7 нче поликлинканың амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә булачак әниләргә сәламәтлекләрен торгызырга ярдәм итә торган программа старт алды. Йөкле хатын-кызлар белән мультидисциплинар тернәкләндерү бригадасы эшли: табиб-реабилитолог, терапевт, медицина психологы, массажистлар, дәвалау физкультурасы буенча инструкторлар.
Узган атнада Роспотребнадзор Яр Чаллыда 22 хуҗалык итүче субъектны тикшергән, шуларның алтысында хокук бозулар ачыкланган. Эш нәтиҗәләре турында кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илгизәр Бариев сөйләде.
Яр Чаллының 5 нче шәһәр хастаханәсенә профессор, И.П. Павлов исемендәге Беренче Санкт-Петербург дәүләт медицина университетының анестезиология бүлеге җитәкчесе Кирилл Храпов килде.
16 декабрьдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе өченче тапкыр JCI аккредитация статусын раслады, өстәвенә, медицина оешмасы – стандартларның җиденче версиясе буенча аккредитация узган Россиядә беренче клиника.
Яр Чаллының социаль яклау идарәсе башлыгы Ирина Скрябина «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көндезге төркем эше турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, төркем 2021 елның июнендә «Демография» илкүләм проекты кысаларында ачылган. Ул интеллекты һәм аутистик спектры бозылган 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге гражданнар өчен билгеләнгән. Хәзер социаль хезмәтләрдән 14 кеше файдалана.