Социаль фонд чаллылыларга хәбәр итә
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра.
Хәзер 22:39
,
15.6 °C
Хәзер 22:39
,
15.6 °C
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге пенсионерларны «Рәхмәт интернетка!- 2024» конкурсында катнашырга чакыра.
Бүгенге көндә 8 семинар үткәрелде.
«Җиңел адым белән сәламәтлек» проекты республика конкурсында җиңүче дип танылды. Чаллыда 50 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге 200дән артык кеше скандинав йөреше белән шөгыльләнә. Проектның нәтиҗәсе скандинав йөрешен яратучылар клубы булдыру булачак.
В Москве состоялось награждение победителей Всероссийского фотоконкурса «Медики на работе». Среди 5 тысяч фотографий была отобрана работа Диляры Эстриной.
7 нче номерлы сырхауханәдә “Коррупциягә каршы көрәш” дип аталган шәһәр рәсем конкурсында катнашты.
Россия Федерациясенең Атказанган табибы Рания Теркулова җитәкчелегендәге 1нче шәһәр теш дәвалау поликлиникасы Татарстан Республикасында социаль партнерлык үсешенең 30 еллыгына багышланган «Диалогтан гамәлгә» республика конкурсында иң яхшы учреждениеләр рәтенә кертелде. Оешма мактаулы өченче урынны алды һәм диплом, бүләк сертификатына лаек булды. Бүләкне оешманың баш табибы Рания Теркулова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Залина Краснова алды.
«Содействие» коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Полина Петрова «Сиделка» хезмәтен күрсәтү проекты белән «өлкәннәрне карау өлкәсендәге проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән коммерцияле булмаган оешманың иң яхшы социаль проекты» номинациясендә «2021 елның иң яхшы социаль проекты» конкурсында җиңде. Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә үткәрелә торган социаль эшмәкәрлек конкурсында катнашуга бөтен илдән 2000нән артык гариза бирелгән иде.
Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова «Хатын-кыз-лидер. XXI гасыр» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.
5 нче шәһәр хастаханәсе Татарстан оешмалары – "Татэнерго" АҖ җылылык энергиясен кулланучылар арасында "Ышанычлы партнер – 2021" номинациясендә җиңүче дип табылды. Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча халыкара форумы – 2022 «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең Икътисадый сәясәт комитеты ярдәмендә узды.
Яр Чаллы шәһәре табибы «Ак чәчәкләр» дип аталган республика конкурсының «Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңү яулады. Ул – сугыш ветераннары өчен госпиталь шифаханәсенең көндезге стационары мөдире, табиб-терапевт, табиб-гериатр, шәһәрнең штаттан тыш табиб-гериатры Фәридә Шәрифуллина. 2020 елның ноябрендә аның оста җитәкчелегендә таҗлы вирус инфекциясе кичергән пациентларны көндезге стационар шартларында тернәкләндерү үткәрү уңышлы башланып китте һәм бүген дә дәвам иттерелә. Кыска гына вакыт эчендә шәһәребезнең шундый 1000 нән артык пациенты, дәвалану курсы узып, яңадан тулы канлы тормышка кайтты.
Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы» конкурсында җиңүчене билгеләделәр. Быел бу исемгә Кама балалар медицина үзәге поликлиникасының участок табибы Марина Кузнецова лаек булды. Бүләкне җиңүчегә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина тапшырды:
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр арасында «Балачак дөньясы» X юбилей республика рәсем конкурсында җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Конкурсның оештыручысы һәм финанс партнеры булып, социаль яклау идарәсе һәм «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге ярдәмендә Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тора.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы — Ак чәчәкләр 2021» конкурсы номинантлары өчен интернет-тавыш бирү башланды. Конкурста дүрт номинация тәкъдим ителгән: Ел табибы, Беренчел звеноның иң яхшы табибы, Елның медицина хезмәткәре һәм Уникаль очрак.
Яр Чаллыда сигезенче тапкыр «Иң яхшы балалар табибы» дигән халык тану конкурсы старт алды. Традицион рәвештә ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина инициативасы белән үткәрелә.
Мәскәүдә «Уңыш» XVI Бөтенроссия эшлекле хатын-кызлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 нче стоматология шифаханәсенең баш табибы Рания Теркулова медицина хезмәтләре, стоматология өлкәсендә «Россия эшлекле хатын-кызларының иң яхшы вәкиле» номинациясендә конкурсның җиңүчесе дип танылды. Ул мактау дипломы һәм иҗтимагый премия – «Золотая птица» бронза статуэткасы белән бүләкләнде. Конкурс дәүләт һәм җәмгыять тормышында эшлекле, социаль актив хатын-кызның ролен күтәрү, региональ үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә хатын-кызларның потенциалын ачу максатыннан ел дәвамында үткәрелә. Чара Россия хатын-кызлар хәрәкәтен берләштерү Советы, РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге, «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән оештырыла.