Яр Чаллыда +27..+31 градус фаразлана
Татарстан Республикасы территориясендә 25 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен һәм көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 25 июльдә көндез һәм кич белән урыны белән яшен һәм көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
23 нче июльдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +12..+14˚. Көндез максималь Һава температурасы +28..+31˚ булачак.
22 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, төнлә һәм көндез яшен, көчәйгәндә секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төнлә һәм иртән томан, көндез яшен һәм тизлеге 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
20 июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көчле җил көтелә. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
17 июльдә Яр Чаллыда аязучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр, яшен вакытында көчәйгәндә 17 метрга кадәр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә +16..+18˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.
9 июльдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, урыны белән кыска вакытлы көчәйгәндә 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +17..+19. Максималь һава температурасы көндез +30..+32˚.
2022 елның 5 июленнән 11 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыннары белән урманнарның янгын куркынычы югары булуы көтелә (4 класс).
4 нче июльдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр, көндез 15-18 метрга кадәр. Көндез максималь һава температурасы +19..+23 ̊, төнлә +9..+12 ̊.
3 нче июльдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан.Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр фаразлана. Төнлә минималь һава температурасы +8..+12˚. Көндез максималь һава температурасы +22..+25˚.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев температура түбәнәйгәндә оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә кушты: " Торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләренең игътибарына. Безнең барлык учреждениеләр балансында бина, корылмалар бар. Шуңа күрә халык яшәешен тәэмин итүче учреждениеләр эшендә бернинди өзеклекләр булмасын өчен, эшне игътибар белән оештырырга кирәк. Хуҗалыкта температура төшкәндә барысы да була. Бу мәсьәләдә тәҗрибәбез бар, шуңа күрә мин барысына да мөрәҗәгать итәм. Кышта бернинди дә гаҗәп әйбер юк. Без төньяк ил, мондый пиклар була. Кышын һава темпетатурасы 30 градустан түбәнрәк төшү булырга мөмкин, асылда бу аномалия түгел. Әмма бу мәсьәләләргә игътибар нәкъ менә шундый чорда булырга тиеш. Шуңа күрә барыгызга да бу мәсьәләгә игътибар итүегезне сорыйм. Балалар бакчалары да, мәктәпләр дә, сәламәтлек саклау, спорт учреждениеләре дә, балалар һәм өлкәннәр күпләп була торган урыннар да бар. Һәркайсы хезмәт күрсәтүче персоналга ия, эчке, шактый катлаулы хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр. Беренче чиратта, мин бу чорда җылылык белән тәэмин итүне күз алдында тотам, тиешле белгечләр үз урыннарында булырга тиеш" , - дип билгеләп үтте ул.