Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы волейболда беренче урынны яулады
"Сәламәтлек-2022" Спартакиадасы кысаларында 2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.
"Сәламәтлек-2022" Спартакиадасы кысаларында 2 апрельдә Яр Чаллы шәһәрендә шәһәрнең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Бүген иртән Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсенең төзелеш мәйданчыгында булды. Төзелеш эшләре дүшәмбедән, 4 апрельдә башланачак. Б блогы әзер диярлек.
2022 елга сәламәтлек саклау өлкәсендә перспективалы бурычларны шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев медицина советының киңәйтелгән утырышында билгеләде. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Илдар Фатихов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашында шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда узды.
Бүген Яр Чаллыда шәһәр медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Шәһәрнең медицина берләшмәсе 2021 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Чарада Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Яр Чаллыда «Сәламәтлек-2022» медицина хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Җиңүче кубогы өчен 7 команда көч сынашты.
7 нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов Ижау дәүләт медицина академиясендә булды. Бүген сәламәтлек саклау оешмалары вәкилләре медицина югары уку йортының дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 курс студентлары белән очраштылар.
«Мегастрой» гипермаркетындагы пункт үз эшен туктатты.
24 февральдән республиканың медицина оешмаларында яңадан диспансеризация, шул исәптән коронавирус йогышын кичергән кешеләр өчен тирәнтен диспансеризация үтеп була.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атнасы кысаларында Яр Чаллыда шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев катнашында гражданнарны чираттагы тематик кабул итүне үткәрде.
«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Яр Чаллы шәһәренең медицина хезмәткәрләре арасында йөзү буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек-2022» Спартакиадасы кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, аларны даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү максаты белән оештырылды.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 13 871 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 240,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 11,4%ка түбәнрәк.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 11 999 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 2283,9 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 2,9%ка түбәнрәк.
Татарстанда QR-кодлар системасы гамәлдән чыгарыла
Бүген шахмат-шашка клубында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау оешмалары хезмәткәрләре арасында шахмат буенча турнир узды. Спорт чарасы «Сәламәтлек – 2022» Спартакиадасы кысаларында оештырылды. Вакыйгаларны алдан күзаллый һәм фаразлый белү, мөмкин булган барлык вариантларны һәм уңай нәтиҗәләрне исәпләргә омтылу – медикларга да, шахматчыларга да хас төп күнекмәләр.
Республика кан үзәгенең Яр Чаллы бүлегендә «Нур» яшьләр үзәге ярдәме белән кышкы донор акциясе узды. ⠀
Агымдагы елның гыйнварында 7 нче шәһәр поликлиникасына өч яшь табиб эшкә урнашкан, аларның икесе шәһәргә илнең башка төбәкләреннән килгән.
5 нче шәһәр хастаханәсенең күчмә «мобиль поликлиника» комплексы Алабуга районының Бехтерево авылында пациентларны кабул итте. Авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә. Бу юлы сәламәтлек автопоездында табиб-кардиолог, офтальмолог, терапевт, УЗИ табибы кабул иттеләр. Табиблар авылларга билгеле график буенча килә. Урыннарда фельдшер пунктларында бу хакта халыкка хәбәр итәләр һәм медицина тикшерүләренә чакыралар.
Чаллылылар парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә мөрәҗәгать итә алалар
Яр Чаллыда өлкән буын арасында скандинавия йөрешен популярлаштыру дәвам итә.
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус йогышының 7 867 очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор идарәсенең Яр Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр иткәнчә, авырулар саны узган атна белән чагыштырганда 2,5 тапкырга арткан.