Чаллылыларга COVID-19дан дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр
Чаллылыларга берьюлы дүрт төр вакцина тәкъдим итәләр: «Гам Ковид Вак» (Спутник V), «Спутник лайт», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак». Агымдагы атна ахырына кадәр шәһәргә 100 доза «КовиВак» вакцинасы кайтарылачак, аның белән үз дәвалау учреждениеләрендә көтү кәгазенә язылган чаллылыларга прививка ясыячаклар.