Яр Чаллыда эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә җитди игътибар бирелә
Йомгаклау хисабы белән чыгыш ясаганда, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев эшлекле һәм инвестицион активлыкны арттыруның мөһим резервы – эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы дип билгеләп үтте. Шул максат белән шәһәр үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәтүче сәнәгать паркларын үстерүне дәвам итә. Алар хәзер 12.