Синагога төзелеше белән Наил Мәһдиев танышты
Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягы микрорайонында булды. Ул синагога бинасы төзелешенең барышын карады.
Бүген Чаллы хакиме Наил Мәһдиев Мәләкәс аръягы микрорайонында булды. Ул синагога бинасы төзелешенең барышын карады.
«Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре ял көннәрендә җәмәгать урыннарында эшләде. Алар кар чистартты. 110 кеше эшләргә чыкты.Барлыгы 1 300 кубометр кар чыгарылды. Эшләрне башкарыр өчен 20 дән 30 берәмлеккә кадәр техника җигелде.
Болытлы. Кар рәвешендәге явым-төшем көтелә. Урыны белән бозлавык, буран, томан чыга. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 7-12 м, урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16 м.Төнлә һаваның минималь температурасы -8..-11, иртәнгә -2 кадәр күтәрелү белән..-6˚.Көндез максималь температура -1..+1 ˚. Юлларда бозлавык саклана.
Бүген үзенең 95 яшьлек юбилеен Үзәк районында яшәүче Виктор Федорович Иванов билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны һәм тыл хезмәтчәне.
Раштуа бәйрәме игелекле эшләргә илһам бирә, яхшылыкка ышанычны ныгыта, иман итүчеләрнең йөрәкләрен рухи яктылыгы белән җылыта. Чаллыда Раштуа бәйрәме үзара хөрмәт һәм игелек атмосферасында билгеләп үтелә.
Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!
Мәгълүмат сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе «Жилой квартал» газетасының соңгы чыгарылышын тәкъдим итә. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды.
«Чиста күк» ситуация үзәге операторыннан Татарстан Республикасы территориясендә БПЛА куллану куркынычы турында мәгълүмат килде. 3 гыйнвардан Казан халыкара аэропорты өчен «Ковер» планы кертелде.
Болытлы һава көтелә. Кар, юеш кар һәм яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем була.Җилк өньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән көчәйгәндә 15-18 м/с. Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -1..+3 ̊.Юлларда көчле бозлавык саклана.
2 нче гыйнварда Чаллыда болытлы һава, кар, юеш кар һәм салкын кебек явым-төшемнәр күзәтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык саклана. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектә, урыны белән 15-20 м/с тизлектә, температураның минимумы -6..-10 ,иртәнгә -1 кадәр күтәрелү белән -5 ̊ көтелә. Көндез максималь температура 0..+3 ̊. Юлларда бозлавык саклана. Сак булыгыз!
Гадәттәгечә, 31 декабрь кичендә Яр Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында Яңа ел уңаеннан бәйрәм чаралары үтте. Һава торышының уңай торуы сәбәпле бәйрәм итәргә килүчеләр дә күп иде. Төп тамаша 19:00 сәгатьтә башланып китте. Биредә шәһәребезнең сәнгать әһелләре шәһәрдәшләребезне искитмәле концерт номерлары белән куандырды.
31 декабрь кичендә, төнлә һәм 1 гыйнварда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле җил чыга (Казанда төнлә 15 м/с кадәр булырга мөмкин); күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да азрак начарая бара торган буран көтелә (Казанда төнлә булуы ихтимал). Юлларда кар көртләре һәм бозлавык саклана, төнлә урыны белән кар явуы көтелә.Төнлә минималь температура һәм көндез максималь температура -2..-5˚.Сак булырга киңәш ителә.
31 декабрь көнне муниципаль маршрутлар буенча йөри торган трамвай һәм автобуслар төнге 2гә кадәр шәһәр халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Үзәк районы хакимияте башлыгы Фидәрис Хәбибуллин һәм «Бердәм Россия» партиясе активисты, «Бәрәкәт» компаниясе директоры Руслан Сибгатуллин котлаулар һәм бүләкләр белән фронтовик Серафим Агафоновка килде.
МУП «Горкоммунхоз» предриятиеләре эшчеләре буклетлар таратты. Анда яңа схемалар тәгъдим ителде. Аларны автобус салоннарында да алырга була.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев һәлак булган Владимир Прохоровның хатыны белән аралашты. Аның балаларына яңа ел бүләкләре тапшырды.
Бүген Чаллы хакиме Мөхәммәтовлар гаиләсендә булды һәм балаларга бүләкләр тапшырды.
Чаллы хакиме Наил Мәһдиев бүген ГЭС бистәсендәге «Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Ул авыл хуҗалыгы ярминкәсенә килгән Тукай районы башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиевка , авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Комсомол районында барлыгы 689 бүләк таратыла. Чаллы хакиме Наил Мәһдиев исеменнән азык-төлек җыелмалары биреләчәк.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов балаларны Яңа ел белән котлады һәм бүләкләр ташырды.