Яр Чаллы хәрбиләре ялда гаиләләре белән дельфинарийда булдылар
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов барысын да бәйрәм белән котлады һәм хәрбиләргә батырлыклары, бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов барысын да бәйрәм белән котлады һәм хәрбиләргә батырлыклары, бурычларына тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде.
Иман һәм тормыш, яхшылык һәм гаделлек тантанасын символлаштыра торган бөек бәйрәм якыннарың турында кайгырту, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек кебек асыл кыйммәтләр һәм әхлакый сыйфатларның җәмгыятьтә урнашуына сәбәп булып тора.
Бүген Лисичанскига чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте. Гомуми авырлыгы 20 тонна тәшкил итә. Йөк Лисичанск халкын азык-төлек белән тәэмин итү эшен дәвам итү өчен билгеләнгән. Бу азык-төлек тушенка, ярма, тоз һәм башка продукцияләр. " Без монда шоферларыбызга имин юллар теләр өчен, бер зур һәм тату гаилә белән җыйган кирәк-яракларны туплап җибәрергә җыелабыз. Бу йөкне туплауда барлык шәһәрдәшләребез, җитештерү сәнәгатендә хезмәт куючылар, шулай ук эшмәкәрләр, депутатлар һәм, әлбәттә, шәһәр хакимияте хезмәткәрләре катнашалар» , – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов . Йөк җыюда «Евростиль» предприятиесе җитәкчесе Илнар Гайсин зур ярдәм күрсәтә. Шәһәр Советы депутатлары Илдус Муллагалиев һәм Раил Минегалиев , шулай ук «Луч» предприятиесе дә зур өлеш кертте.
Тантаналар сараенда яшь чаллылыларга паспортлар тапшыру тантанасы узды. Төп рәсми документны 54 яшүсмер алды. Балаларга документ һәм сувенирлар бирелде.
Росмолодеж физик затлар арасында грант конкурсының беренче сезонын башлап җибәрә.
19 апрельдә Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь гражданнар һәм эшмәкәрләр белән очрашулар үткәрәчәк.
Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов һәм шәһәр Советы депутаты Әхәт Галаутдинов ветераннар белән очрашты.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Җиңү көненә апрель аенда Бөек Ватан сугышында катнашкан 248 ветеранга һәм 47 сугыш инвалидына елдагыча 10 мең сум акча түләячәк. Бер тапкыр бирелә торган элеге түләүне Татарстан ветераннары апрель ае пенсиясе белән бергә алачак.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фарид Сәләхов Башкарма комитет аппаратына һәм хокук идарәсенә яңа җитәкчене тәкъдим итте. 10 апрельдән хокук идарәсен элек хокук идарәсе начальнигы урынбасары вазифасында эшләгән Елена Дерлюкова җитәкли.
Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Фарид Сәләхов Комсомол районы администрациясе бинасында яңа башлык Ленар Әхмәтҗановны тәкъдим итте, ул узган атнада вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурсны уңышлы узды һәм әлеге муниципаль вазифага конкурс комиссиясе тарафыннан тәкъдим ителде.
Наил Мәһдиев өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткәндә автобуска кереп, һәрберсенең кулын кысып: "Сезгә исән-сау кайтырга боерык бирәм, ә гаиләләрегезне, балаларыгызны без кайгыртырбыз",- диде.
Оренбург өлкәсе перинаталь үзәгендә махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Волковның малаен тантаналы рәвештә каршы алды.
Яр Чаллы хакимиятендә Комсомол районы башлыгын сайлау буенча комиссия утырышы үтте. Әлеге вазифага 3 кеше дәгъва кылды. 2 ир-ат һәм 1 хатын кыз. Аларның исемнәре бүгенге көнгәчә сер итеп сакланды.
Яр Чаллыда Евгений Архипов рәислегендә регламент, хокук тәртибе һәм халыкны тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды. Утырыш барышында экстремизм һәм терроризмны профилактикалау һәм аңа каршы тору мәсьәләсе каралды. Мәсьәлә шәһәр тормышының төрле өлкәләренә кагылган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Казахстан Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән эшлекле очрашу үткәрде. Җитәкчеләр төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм 2023 елда уртак чаралар планлаштырдылар.
Кеше хокукларын яклау бүлеге хезмәткәрләре белән хәл ителгән проблемаларның берсе. Узган ел үз сораулары белән барлыгы 65 шәһәрдәш мөрәҗәгать иткән. Ольга Силаичева әйтүенчә зарланып килүчеләрнең артуы күзәтелә. Сораулар гадәттә торак-коммуналь хуҗалыгы, хезмәт хакы, социаль яклау, медицина хезмәте күрсәтү белән бәйле.
"Нур" яшьләр үзәгендә Яр Чаллы студентлары һәм Үзәк район мәктәпләре укучылары өчен «Яшь сайлаучы клубы» презентациясе узды.
Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев УАЗ автомобиле ачкычларын Яр Чаллы хәрбиләренә тапшырды. Хәрби хезмәткәр Сергей махсус хәрби операция зонасына барачак.
Башкарма комитет, шәһәр профсоюзлары Федерациясе һәм эш бирүчеләр арасында территориаль килешүнең үтәлеше турындагы хисап белән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова һәм шәһәр Профсоюзлар федерациясе советы рәисе Илдар Шамилов чыгыш ясады.
Комиссия утырышына түбәндәге мәсьәләләр буенча предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр чакырылган: салымнар һәм җыемнар буенча бурыч, производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерү буенча, хезмәт хакы һәм хезмәт хакының түбән дәрәҗәсе.