Фәрид Салахов хәрби хезмәткәрне улы туу белән котлады
Бүген КБМҮдә Чаллы хәрби хезмәткәренең гаиләсен тантаналы рәвештә каршылау узды. Яңа туган баланы өйгә озату тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Салахов та катнашты, ул Миңнебаевлар гаиләсен бу күңелле вакыйга уңаеннан котлады. Гаилә башлыгы, Радик, хәзер махсус хәрби операциядә гражданлык бурычын үти. Узган төндә ул хатыны Лилия һәм яңа туган улы Ранельне каршы алырга дип ялга кайткан.