Президиум Шәһәр Советының XIV утырышын үткәрү датасын билгеләде
Президиум IV чакырылыш Шәһәр Советының XIV утырышын үткәрү датасын билгеләде. Ул 14 апрельдә 10:00 сәгатьтә мэриянең 405 залында шәһәрнең рәсми сайтында трансляция белән узачак.
Президиум IV чакырылыш Шәһәр Советының XIV утырышын үткәрү датасын билгеләде. Ул 14 апрельдә 10:00 сәгатьтә мэриянең 405 залында шәһәрнең рәсми сайтында трансляция белән узачак.
Шәһәр хакимияте мәҗбүри күченүчеләрнең кием кибетенә баруын оештыра. Аларның күбесе йә бөтенләй киемсез, йә һава шартларына туры килмәгән киемнәр белән өйләрен калдырып китергә мәҗбүр булганнар. Балалы гаиләләр беренче чиратта кибетләргә чакырылган. Барлык сатып алулар Мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итү фонды акчаларыннан тулысынча түләнелә.
Татарстан Республикасында яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алу буенча дәүләт ярдәме чаралары һәм яшь гаиләләргә тышкы санкция басымы шартларында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 8 апрельдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан турыдан-туры эфир үткәреләчәк.
Татарстан Республикасы территориясендә 7 апрельдә төнлә һәм иртән урыны белән көчле юеш кар, күрү мөмкинлеге 1-2 километрга кадәр начараю белән кыска вакытлы буран; 15-18 м/с тизлектәге көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил; юлларда көчле бозлавык, кар көртләре, кар боткасы көтелә.
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе бүген «КАМАЗ» кунакханәсендә булды, анда Мариупольдән мәҗбүри күченүчеләр урнашкан. Алар кунакларның яшәү шартларын карап чыктылар.
8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен аз керемле гаиләләргә яңа түләү өчен гаризалар кабул итү 2022 елның 1 маенда башлана. Шул ук вакытта пособие 1 апрельдән билгеләнәчәк. Ягъни, 1 майдан соң гариза биреп, апрель аенда балага 8 яшь тулган очракта, гаилә ике ай өчен – апрель һәм май айлары өчен акча алачак.
Чаллылыларның күп санлы мөрәҗәгатьләре буенча мәҗбүри күченүчеләр өчен кием-салым кабул итү пункты ачыла. Ул «НУР» яшьләр үзәгендә (яңа шәһәр, 1/2) урнашачак. Пунктның эш вакыты: 8:00дән 22:00гә кадәр, ялларсыз.
Чәршәмбе, 6 апрельдә, Яр Чаллыда төнлә явым-төшемсез булачак.
Бу ялларда Яр Чаллыга Мариупольдән 297 мәҗбүри күченүче килде. Алар иртән килеп җиттеләр, төшке аш вакытына аларны инде "Жемчужина" шифаханәсенә һәм "КАМАЗЖИЛБЫТ" кунакханәсенә урнаштырып бетерделәр. КАМАЗ тулай торакларында 100 кеше, 197се «Жемчужина» шифаханәсендә урнашты. Соңгысында бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Ул Мариупольдән килгән кешеләрнең яшәү шартларын карап чыкты һәм кешеләргә ярдәм сүзләрен җиткерде.
Яр Чаллыда 5 апрельдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән кар, юеш кар. Урыны белән кыска вакытлы буран.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе адресына Яр Чаллы халкыннан 57 мөрәҗәгать килгән. Бу юнәлештәге эшләр турында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Яр Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силаичева сөйләде.
Дүшәмбе көнне болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы фаразлана.
Бүген иртән Яр Чаллыга Мариуполь шәһәреннән китәргә мәҗбүр булган гражданнар килде. Алар 297 кеше.
Сәүдә-сәнәгать палатасында кризиска каршы штаб утырышы узды. Бу юлы очрашуга Яр Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе эшмәкәрләре чакырылды. Очрашуга шәһәрнең 35тән артык әйдәп баручы компанияләре җитәкчеләре килде. Шәһәр Хакиме Наил Мәһдиев белән алар яңа шартларда хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү турында фикер алыштылар.
Тантаналар сараенда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Җомга, 1 апрельдә, Яр Чаллыда болытлы булачак. Кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, көньяк районнарда яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр көтеллә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
30 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов гражданнарны кабул итте. Шәһәр халкы депутатка экология, административ-территориаль төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура-шәһәр төзелеше өлкәсендәге сораулары белән мөрәҗәгать иттелoh , сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт үсешенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Яр Чаллы шәһәр Советында социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы узды.
Россия Хөкүмәте иң актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарга мәгълүмат бирү өчен «Объясняем.РФ» дип исемләнгән яңа ресурс эшләтеп җибәрде. Порталда икътисад, хезмәт базарындагы һәм социаль өлкәдәге хәлләр турында тикшерелгән мәгълүмат тупланачак. Мәйданчыкта тикшерелгән чыганаклардан алынган яңалыклар, эксперт киңәшләре, мөһим темалар буенча белешмәлекләр һәм файдалы материаллар бар.
Коррупция күренешләре фактлары турында биредә хәбәр итеп була. "https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScXILr6ETqZGEaWMdooxVyfKqroQYH35sUfrVQUQUQ5KCUgLA/viewformэ/ Барлык хәбәрләр - аноним.