Автозавод районында Дан Обелискына веноклар салдылар
Бүген Автозавод районында Боровецкий бульварында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мәңгелек хәтергә лаек» дигән тантаналы чара узды. Чара Боровецкийдан киткән һәм үз гомерләрен Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сарыф иткән сугышчылар хөрмәтенә 2011 елда куелган Дан Обелискына веноклар салудан башланды.