Наил Мәһдиев Россия мэрларының илкүләм рейтингында 8 нче урында
«Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты белән берлектә 2021 елның гыйнвар-март айларында төбәк башкалалары мэрлары һәм Россия Федерациясенең эре финанс-сәнәгать үзәкләре эшчәнлеген бәяләүгә багышланган яңа тикшеренү әзерләде. Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рейтинг буенча 8 нче урынны алды.