12:00 сәгатьтә Владимир Путинның матбугат конференциясе башланачак
Бүген, 23 декабрьдә, 12:00 сәгатьтә Владимир Путинның традицион матбугат конференциясе башланачак.
Бүген, 23 декабрьдә, 12:00 сәгатьтә Владимир Путинның традицион матбугат конференциясе башланачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25 ..-30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Бүген, Яңа ел уңаеннан, Тантаналар сараенда күптән түгел балалары туган Чаллы гаиләләре өчен бәйрәм оештырылды.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, 48/20 йортының зыян күргән өч подъездыннан 28 бала «КАМАЗ» мәдәният сараена мэр чыршысы бәйрәменә чакыру алды, анда «Морозко» музыкаль әкияте тәкъдим ителәчәк. Кайбер сәбәпләр аркасында балаларның бер өлеше тамашага бара алмаячак, шул исәптән Чигвинцевлар гаиләсе дә. Шуңа күрә бүген аларга Яңа елның төп персонажлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы кунакка килде. Алар Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов белән бергә балаларга татлы бүләкләр һәм уенчыклар тапшырдылар.
Әлфия Когогина: «Рецидивистлар өчен җәзаны катгыйландырып, без кешеләрнең тормышын саклап калабыз»
Үзәк районында Инвалидлар декадасына йомгак ясалды. Картиналар галереясына «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» конкурсы җиңүчеләрен, Район инвалидлар советы активистларын, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны, республика һәм шәһәр ярышлары призерларын чакырдылар.
Бүген онлайн режимда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев рәислегендә Шәһәр Советының даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Депутатлар муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышының көн тәртибендәге алты мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Алар арасында: шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттыру, киләсе елга парламентарийларның якынча эш планы.
РФ Социаль иминият фондының ТР буенча Дәүләт учрежденисе-Төбәк бүлекчәсенең9 нчы филиалы хәбәр иткәнчә, дәвамлы Яңа ел бәйрәмнәренә бәйле рәвештә, декабрь ае өчен бала карау буенча билгеләнгән айлык пособиеләр агымдагы елның соңгы көннәрендә түләнәчәк.
Яр Чаллыда Яңа елда бәйрәм мәйданчыкларында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк. Хәзерге вакытта җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү белән бәйле әзерлек һәм оештыру чаралары комплексы үткәрелә. Башкарыла торган эш турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы шәһәре буенча Идарәсенең полиция башлыгы Михаил Чекмарев сөйләде.
Дүшәмбе көнне Яр Чаллыда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Кар, юеш кар. Урыны белән буран һәм бозлавык.
Якшәмбе Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә.
Шимбә, 18 декабрьдә, Яр Чаллыда болытлы булачак. Юеш кар һәм томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, төньятан 2-7 м/с тизлектә.
Дәүләт Думасы беренче укылышта ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга ярдәм итүнең социаль чараларын камилләштерүче закон проектын кабул итте.
15 декабрь көнне 11:00 сәгатьтә Үзәк шәһәр китапханәсе Яр Чаллы һәм Финляндия арасында «Китап укучы яшьләр – милләтнең киләчәге» дип аталган телекүпер оештыра. Видео очрашуында шәһәр яшьләре һәм язучылары катнашачак.
Яр Чаллы һәм Кытайның Шаньдун провинциясенең Ляочэн шәһәре хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
10 декабрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Даминов бергәләп халыкны кабул итәчәкләр. Кабул итү 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында узачак.
Шәһәр мэриясендә «Муниципаль хезмәт системасында коррупцион куркынычларны нейтральләштерү» темасына киңәшмә узды. Ул 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
Яр Чаллыда мэр Наил Мәһдиев рәислегендә IV чакырылыш Шәһәр Советының X утырышы узды. Көн тәртибенә сигез мәсьәлә куелган иде, шуларның беренчесе – 2022-2024 елларга Яр Чаллы шәһәренең социаль-икътисадый үсеш фаразлары. Әлеге темага доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова чыгыш ясады. Элегрәк фараз социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет буенча профильле комиссиядә, ә аннары даими комиссияләрнең уртак утырышында каралган иде.
Бүген шәһәрнең 1 нче балалар һәм яшьләр иҗат йортында Ватан Геройлары көне уңаеннан тантаналы чара узды. Хәрби бурыч үтәгәндә һәлак булган сугышчыларны искә алырга әниләре һәм туганнары, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килде.
2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгын чыгуга каршы махсус режим кертелә.