Яр Чаллыда 500 метрга кадәр күз күреме начараю белән томан фаразлана
Татарстан Республикасы территориясендә 9 декабрьдә төнлә һәм көндез урыны белән 500 метрга кадәр күз күреме начараю белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы территориясендә 9 декабрьдә төнлә һәм көндез урыны белән 500 метрга кадәр күз күреме начараю белән томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Халык тарафыннан террорчылык акты үткәрү ихтималын бәяләү дәрәҗәсе» темасына социологик тикшеренү үткәрә.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 12 декабрьгә кадәр «Халык тарафыннан террорчылык акты үткәрү ихтималын бәяләү дәрәҗәсе» темасына социологик тикшеренү үткәрә.
Мэр Чаллы халкы белән кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен очрашты.
Шәһәр мэры «Единая Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы утырышында катнашты. Конференция башланганчы шәһәр хакиме партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырды.
«Олимпия» олимпия резервы спорт мәктәбе бүген янә Автозавод районының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларын җыйды. Ярышлар ике спорт төре буенча узды: армспорт һәм дартс. Җиңүчеләргә Автозавод районы хакимиятеннән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Шәһәр мэры «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә кунакта булды, концерт программасын карады һәм бина буйлап экскурсия ясады.
Әлеге махсуслаштырылган төркем – Яр Чаллыда беренчесе, ул үсеш үзенчәлекләре булган балаларны социумга кертүне җиңеләйтергә мөмкинлек бирәчәк. Төркем «Умничка» балалар бакчасы базасында ачылды.
Бу көннәрдә Казанда эшче яшьләрнең республика форумы уза. Аның эшендә Яр Чаллыдан 38 кеше катнаша. Алар арасында – халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Пенсия фонды, «Заман» яшьләр үзәге, Түбән Кама ГЭСы, «Камаз» ААҖ вәкилләре һ.б..
Яр Чаллыда, тулаем Татарстан Республикасы буенча кебек үк, җәмәгать транспортында пассажирлар агымы кимү теркәлгән. Узган атнада 34 QR-кодсыз пассажирга административ хокук бозулар турында беркетмә төзелгән.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында сәнәгать һәм энергетика үсеше өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
РФ Президенты Владимир Путин , шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфидә Гомәр кызы Гомәрова юбилее белән котлаулар кабул итте. Ветеранны Үзәк районы хакимияте, Шәһәр Советы депутаты Лариса Зубрилова , «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе директоры Нариман Назыйров , шулай ук ТИҮ рәисе Людмила Калачева котлады.
Комсомол районы хакимияте, җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итү бүлеге һәм 6 нчы зональ эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Кама һәм Мәләкәс елгаларында рөхсәтсез бозга чыгу урыннары буйлап рейд үткәрделәр.
Яр Чаллыда шәһәр Башкарма комитеты идарәләре башлыклары, Форумга катнашуга җибәреләчәк лидерлар һәм активистлар өчен шәһәр доброволецлар форумы узды. Форум 100гә якын кешене җыйды.
Шәһәр Советы депутатлары Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше фаразы һәм якындагы өч елга шәһәр бюджеты проекты буенча фикер алыштылар.
Тантаналар сараенда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры котлау чарасында катнашты. Тантанага 24 хатын-кыз чакырылган иде. Алар – үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чаллылылар, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган хатын-кызлар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина «Единая Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең шул исемдәге партия проектын тормышка ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәрендә «Чудо-дети» дәвалау педагогикасы үзәгендә булды.
Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык 2021 елның 25 октябреннән 14 декабренә кадәр «Яшьләр вакыты» Бөтенроссия яшьләр казанышлары премиясе үткәрә. Премиягә дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыручы органнар җитәкчеләре һәм белгечләре, яшьләр лидерлары, яшүсмерләр, педагог-остазлар, инклюзив иҗтимагый инициативалар авторлары чакырылган иде.
Яр Чаллыда 2021 елның язгы чакырылышына әзерлек 2020 елның ноябрендә башланды. Шәһәрнең хәрби комиссариатларында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарны өйрәнү планы төзелде һәм расланды, чыгарылыш курс студентларын чакыру графигы расланды.
Яр Чаллы шәһәрендә гражданнарны хәрби исәпкә кую «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында» Федераль законы нигезендә башкарылды.