Яр Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре беренче яртыеллыкка йомгак ясады
Яр Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре беренче яртыеллыкка йомгак ясады. Ел башыннан 3 869 җинаять теркәлгән. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү (25 теркәлгән), көчләү (5 теркәлгән), талау (16 теркәлгән), урлау (62 теркәлгән), фатирга үтеп керү белән урлашу (6 теркәлгән), шулай ук автотранспорт чарасын урлап алып китү (4 теркәлгән) ачыкланган. Процент чагылышында ачылыш саны 41гә җитә.