Якшәмбе, 17 май 2026
Без социаль челтәрләрдә
Шәһәрнең рәсми сайты
Дәүләт граждан хезмәте порталы

Граждан һәм муниципаль хезмәт вакансияләренең бердәм базасы

Вакансияләрне карарга →
Яр Чаллының 25 гаиләсе ана капиталы сертификатлары алдылар

Бүген, Яңа ел уңаеннан, Тантаналар сараенда күптән түгел балалары туган Чаллы гаиләләре өчен бәйрәм оештырылды.

Чара кысаларында тантаналы рәвештә ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Сертификатларны Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов тапшырды. 25 Чаллы гаиләсе сертификатка ия булды.

Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ана капиталы ияләрен котлады һәм гаиләләргә бәхет, иминлек теләде.

Әти-әниләр һәм балалар өчен бәйрәмнең төп геройлары – Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән театральләштерелгән программа оештырылды, шулай ук бүләкләр тапшырылды.

Кабул итү графигы